Өмә уздыру өчен Яңа татар зираты юкка гына сайланмады. Беренчедән, биредә 2нче майда традицион рәвештә Остазларны искә алу көне узачак, икенчедән, әлеге зиратта 50дән артык дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим җирләнгән. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин бар. Ахырдан биредә җирләнгән дин әһелләренең, күренекле мәгърифәтчеләрнең, остазларның рухларына җәмәгать белән дога кылынды.