Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

20 ел - журналистикада

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / 20 ел - журналистикада

20 ел - журналистикада. Төп яңалыклар Казандагы "Сөләйман” мәчетенең имам-хатибы, "Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды шурасы рәисе, "Татар-ислам.ком”, "Инфо-ислам” һәм башка мәгълүмат чараларын гамәлгә куючы Илдар хәзрәт Баязитов быел үзенең 40 яшьлек юбилеен гына түгел, журналистик эшчәнлегенең 20 еллыгын да билгеләп уза.

Шушы ике дистә ел вакыт эчендә аңа гади бер хәбәрчедән (корреспондент) эре Гомумроссия мәгълүмати чыганакларын оештыру дәрәҗәсенә кадәр күтәрелү насыйп булды.

Илдар Баязитов үзенең журналистик эшчәнлеген 1993 елда Татарстанның Лениногорск каласында гади бер хәбәрче сыйфатында башлады, аннары өлкән корреспондент булды, соңрак "Новая волна” газетасының баш мөхәррире урынбасары вазифасын башкарды.

Аннары ул рухи өлкәгә күчеп, башкаладагы бер мәчетнең имамы булуга карамастан, журналистикадагы иҗади эшчәнлеген дәвам итеп кенә калмады, бәлки берничә нәшриятне гамәлгә кую дәрәҗәсенә иреште. Шул рәвешле, Казанда рус телендә "Мусульманские вести» җәридәсе (газетасы) басыла башлады, соңрак ул татарча вә русча нәшер ителүче "Ислам info” исеменә алыштырылды. Үз вакытында бу җәридә Россия мөселманнары матбугаты арасында алдынгылар сафында йөрде. Бүген Илдар хәзрәт - "Ислам инфо” Медиа-төркеменең җитәкчесе. Аңа исә "Ислам инфо”, "Татар ислам”, "Зурказан” кебек дини һәм дөньяви мәгълүмати агентлыклар, "Большая Казань» журналы, «Восточный маркет” газетасы керә.

Илдар хәзрәтнең бигрәк тә Россиянең мөселманнар журналистикасын торгызуга керткән өлешен билгеләп узу мәслихәт. Соңгы елларда ул журналистикадагы тәҗрибәсен әһле ислам мәнфәгатьләрен кайгыртуда файдалана. Ул һәрвакытта үз ММЧлары эшендә шәхсән катнаша. Илдар хәзрәт гамәлгә куйган матбугат чараларында күп кенә мөселман журналистлары иҗади эшчәнлеген башлады, алар бүгенге көндә башка матбугат чараларында эшләвен дәвам итә.

Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы буларак, Илдар Баязитов җөмһүриятебезнең каләм ияләре даирәсендә киң танылу алды. Ул Россиядә исламның хәзерге үсеш баскычлары, татар халкының традицион кыйммәтләре турында уйланып һәм аларга тирән анализ ясап, актив рәвештә мәкаләләр яза.

Шунысын да билгеләп узу мәслихәт: иҗади сәләт аңа балачактан ук бирелгән. Илдар Баязитов яшүсмер чагыннан ук үзенең хикәяләрен, мәсәл һәм шигырьләрен шул чорның төрле газеталарында бастыра.

Бүгенге көндә Илдар хәзрәтнең сайтта үз блогы бар, кызыксынучылар аның иҗаты белән шунда тәфсилле рәвештә таныша ала.

"Татар-ислам.ком” агентлыгы хезмәткәрләре Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, күп мәгълүмати чараларга нигез салучы һәм аларны гамәлгә куючы Илдар хәзрәт Баязитовны бу күренекле вакыйга белән ихлас күңелдән котлый, Аллаһыдан аңа тагын да югарырак иҗади үрләр яулау насыйп булсын дип сорый.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды