Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Айрат Имашев "Ярдәм" мәчетендә булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Айрат Имашев "Ярдәм" мәчетендә булды

Айрат Имашев "Ярдәм" мәчетендә булды. Төп яңалыклар 29 октябрьдә Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә солист, опера җырчыларының Марио Ланца (Филиньяно, Италия) исемендәге XIV халыкара конкурсы дипломанты Айрат Имашев концерты узачак.

Айрат Имашев өченче яңа концерт программасына яңа җырлар, ария һәм романслар кергән. Концертта Айрат Имашев Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Сара Садыйкова, Шуберт, Григның татар, рус, итальян һәм немец романсларын башкара. Шулай ук итальян җырларын татар телендә ишетәчәкләр.

Айрат Имашев - сирәк очрый торган бәрхет баритон тавышка ия һәм сәнгать белгечләре фикеренчә, классик татар җыр сәнгатенең дәвамчысы булып тора. Айрат Имашев - республика, бөтенроссия һәм халыклара конкурслар лауреаты, Россия президентының сәләтле яшьләргә ярдәм итү премиясе лауреаты, Җиһанов исемендәге консерватория аспиранты, Тукай исемендәге филармония солисты.

Айрат Имашевның репертуары киң: ул халык җырларын да, опера партияләрен дә, Рөстәм Яхин романсларын да, немец вокаль циклларын да башкара.

Бу көннәрдә Айрат Имашев "Ярдәм” мәчетендә булды. Ул биредә Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова белән очрашты. Мәликә ханым артистка үзенең "Зрячим о незрячих” дигән китабын бүләк итте.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды