Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Алар “Никах таныклыгы”н шатланып кабул иттеләр

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Алар “Никах таныклыгы”н шатланып кабул иттеләр

Алар “Никах таныклыгы”н шатланып кабул иттеләр. Төп яңалыклар

41 яшьлек Фаил Хәмидуллин белән аннан ике яшькә генә кечерәк Аида Фәсхиева бер-берсе белән күптәннән таныш иделәр, әмма уртак хисләре булуга да карамастан, алар ислам кануннары буенча яшәделәр, ягъни никахсыз яшәмәүне хуп күрделәр. Тик адәм баласы ялгызы гына яшәргә тиеш түгел, ул парлы итеп яратылган. Фаил әфәнде белән Аида ханым шушы көннәрдә бергәләп кавышырга булдылар һәм “Сөләйман” мәчете вәкилләренә үзләренең бу ниятләре хакында белдерделәр.

Кичә исә аларга әлеге гыйбадәтханәдә имамлык вазифаларын үтәүче Рәмис хәзрәт Хаҗиев никах хөтбәсен укыды. Әлеге парлар Рәмис хәзрәт кулыннан “Никах таныклыгы”н алуга хәтсез куандылар, ә Аида исә Фаил әфәнде мәһәр бүләге итеп тапшырган алтын балдакны кулына елмаеп алды. Шул рәвешле, Фаил Хәмидуллин белән Аида Фәсхиева ислам кануннары нигезендә кавыштылар.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды