Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Алексеевск районы имамнары "Ярдәм" мәчетендә булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Алексеевск районы имамнары "Ярдәм" мәчетендә булды

Алексеевск районы имамнары "Ярдәм" мәчетендә булды. Төп яңалыклар Кичә Татарстанның Алексеевсв районы имамнары башкалабыздагы «Ярдәм» мәчетенә килеп, Бердәм Дәүләтләр Берлегендәге бердәнбер Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәгенең эшчәнлеге белән танышты.

Алексеевсв районының имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков җитәкчелегендәге имамнарны Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм озатып йөрде.

Имамнар гыйбадәтханәдә мәчет һәм үзәк хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән таныштылар, китапханәне, классларны, Коръән укыту үзәген, ашханәне, массаж залын һәм күрмәүче шәкертләрнең тору урыннарын карадылар.

Имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәтнең сүзләренчә, алар инде узган Рамазан аенда ук Казандагы "Ярдәм” мәчетен һәм Тернәкләндерү үзәген карарга ниятләгән булганнар. Әмма бары тик хәзер генә Аллаһтан вакыт килеп ирешкән, күрәсең.

Шунысы бар: Алексеевскида тиздән Наркоман һәм эчкечеләрне тернәкләндерү үзәге ачылыр, дип көтелә. ТҖ МДНнең социаль проектлар җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов һәм Алексеевсв районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков шушы үзәкне эшләтеп җибәрүгә әзерләү мәсьәләләрен тикшерделәр.

Рөстәм хәзрәт хәбәрчебезгә: "Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәген Казанга килеп карау бик файдалы булды. Ник дигәндә, мең тапкыр бу хакта сөйләгәнче, бер мәртәбә күрүең хәерле диләр. Бик хак әйтәләр”,-диде.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды