Бүген сөйләнгән җомга вәгазе "“Аллаһыга, шөкер кылып, рәхмәтле булып яшәү” дип аталды. Вәгазьне татар телендә "Ярдәм" мәчете имамы Ильяс хәзрәт Сафиянов алып барды.
Шөкер итү – Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм аны сүз һәм гамәлләребез ярдәмендә ирештерү ул. Шөкер итү – кешенең, үз хәленнән канәгать булып, Аллаһыга рәхмәтләрен белгертүедер. Аллаһы Тәгалә кешеләргә санаусыз нигъмәтләр биргән. Ашау-эчүләребезне дә бар иткән, саулыкта яшәткән бөек зат – Аллаһы Тәгалә Акыл, рух, гәүдәбезгә көч-куәт биреп, төрле эшләрне башкарырга мөмкинлек кылучы да – Аллаһы Тәгалә.
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Кешенең гыйбадәте – Аллаһы Тәгаләгә бирелгән нигъмәтләр өчен шөкер итүе», – дип әйткән. Бирелгән нигъмәтләр өчен шөкер итү сүзләр белән генә түгел, ә шул нигъмәтләрне кулланып та белдерелергә мөмкин. Байлык өчен шөкер итү мохтаҗларга ярдәм итү аша белдерелә, белемнәр өчен шөкер итү шул гыйлемнәрне кешеләр файдасына куллану аша, ә сәламәтлек өчен гыйбадәтләр кылып, хезмәт итеп рәхмәтебезне белдерә алабыз.
Шөкер кылу өч төрле була. Беренчесе – йөрәк белән шөкер итү. Йөрәк белән шөкер итү – ул барлык игелекләрнең дә Аллаһы Тәгаләдән икәнлеген аңлау Аллаһы Тәгалә биргән һәр нигъмәткә канәгать булу дигән сүз.
Икенчесе – тел белән шөкер итү. Тел белән шөкер итү – ул барлык нәрсәнең дә Аллаһы Тәгаләдән икәнлеген тану дигән сүз. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: “Аллаһы колына бер нигъмәт биреп, ул: “Әлхәмдүлилләһ”, - дип әйтсә, ул шөкер иткән булыр. Әгәр кеше икенче мәртәбә дә: “Әлхәмдүлилләһ”, - дип әйтсә, Аллаһы Тәгалә ул кешенең савабын арттырыр, өченче тапкыр кабатласа, гөнаһларын гафу итәр”, – дип әйткән.
Өченчесе – әгъзалар белән шөкер итү. Намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу кебек гыйбадәтләр белән бергә, динне аңлату, тарату һәм бу юлда хезмәт итү дә әгъзалар белән шөкер итүгә керә.