Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Балалар «Сөләйман» мәчетен ошатты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Балалар «Сөләйман» мәчетен ошатты

Балалар «Сөләйман» мәчетен ошатты. Төп яңалыклар

Кичә Казанның Левченкодагы «Сөләйман» мәчетенә шушы ук бистәдә белем алучы мәктәп балалары килеп китте. Аларга, ягъни беренче сыйныфтагы 17 балага, бу гыйбадәтханә имамы Дамир хәзрәт Мәрвәров мәчетнең кыскача тарихын сөйләде.

1994 елда Левченко бистәсенең Ютазы урамында иске агач йортында намаз уку бүлмәсе оештырыла. Ул «Рәхмәт» мәчете дип атала. Әлеге бина 1998 елда янып бетә. Бу районда совет чорында рәсми булмаган мулла вазифасын башкарган Сөләйманның оныгы Рәхимҗан Сөләйманов шунда таш мәчет төзү эшенә алына. Төзелеш 1998 елның май аенда башлана, мәчет 1999 елның 17 декабрендә ачыла. Ләкин соңрак мәчет бинасы яңадан яна, аның бинасын янә төзи башлыйлар. Бу мәчеткә «Сөләйман мәчете» исеме бирелә. Мәчет бинасының тулы реконструкциясе 2004 елда тәмамлана.

«Сөләйман» мәчетендә иҗтимагый эшләр актив алып барыла. Хәерчеләр өчен ашлар уздырыла, балалар өчен лагерьлар үткәрелә, чукрак-телсез балалар өчен махсус дәресләр алып барыла. Ә инде соңрак, 2002 елда бирегә имам-хатип итеп Илдар хәзрәт Баязитов куелгач, әлеге мәчеттә күрмәүчеләр укытыла башлый. Хәзер исә алар өчен 2013 елда махсус “Ярдәм” мәчете төзелеп бетеп, күрмәүчеләр шунда ислам дине нигезләрен өйрәнә башлады.

Болар хакында Дамир хәзрәт Мәрвәров авызыннан мәгълүмат алу Дилә Рәшит кызы җитәкчелегендәге 1 нче сыйныф балаларына бик тәэсирле булды. Алар Дамир хәзрәткә мондагы ислам атрибутикасы хакында да сораулар яудырдылар. Дамир хәзрәткә ислам диненең барлык халыкларга да Аллаһы Тәгалә тарафыннан зур нигъмәт буларак җибәрелүе хакында сөйләргә туры килде. Шулай ук биредә балалар өчен чәй эчү мәҗлесе дә оештырылды. Ә Левченко бистәсе сабыйлары мәчет белән таныштырганнары өчен Дамир хәзрәткә һәм биредә эшләүче башка абыйларына олуг рәхмәтләрен белдерделәр.

Киләсе атнаның пәнҗешәмбе көнендә “Сөләйман” мәчетенә бу гомум белем бирү йортыннан башка сыйныф балалары да килер, дип көтелә.

Рифат Хәйретдинов фотолары

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә