Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Бераз гына ямансу. Сагынырбыз сине, Рамазан! Ике матур видео!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Бераз гына ямансу. Сагынырбыз сине, Рамазан! Ике матур видео!

Бераз гына ямансу. Сагынырбыз сине, Рамазан! Ике матур видео!. Төп яңалыклар

 Ураза гаете вәгазе. Имам Рөстәм хәзрәт Әминов. 

Сагынып һәм көтеп алган Рамазан ае белән хушлашу мизгелләре дә килеп җитте. Унике айның солтаны булган изге аебыз искән җилдәй узып китте.

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны, Коръән сүрәләрен, тәсбих-салаватларыбызны, биргән сәдакаларыбызны, уздырган ифтар мәҗлесләребезне Үзенең киң рәхмәте белән кабул итсен.

Бөек Раббыбызга кылган гыйбадәтләребез дәвамлы булсын. Изге Рамазан аенда чистарган йөрәкләребезне алдагы гомерләребездә дә тыелган гамәлләрдән сакларга, иманыбызны ныгытырга язсын. Аллаһыбызга мәхәббәтебез көннән-көн көчәйсен. Барчабызга да фирдәвес җәннәтләрендә күрешергә насыйп әйләсен.

Казан шәһәренең "Ярдәм" мәчетендә Ураза гаетенең бәйрәм мизгелләрен сезгә дә күрсәтергә булдык. Рәхим итеп карагыз.

Видеоларын да карагыз!

Быелгы Рамазан ае кояшлы, нурлы булып истә калды. Кылган гыйбадәтләребезне Аллаһ кабул итсен. Ил-көннәребезгә сынауларны күп бирмә! Аллаһым безне тиз таралучы чир афәтләреннән, табигать бәла-казаларыннан, хәвеф-хәтәрләрдән саклый күрсен.

Рамазан килеп тә җитте, тиз генә үтеп тә китте. Аллаһка шөкер, быел да ураза тотарга, тәравихларны укырга насыйп булды.  Рамазан – ул рухи сәламәтлек, рухи байлык,

Аллаһы Тәгаләгә якынаю ае. Кечкенә чактан ук әти белән мәчеткә бара идек. Өйгә кайтуга әни таба исләре чыгарганы әле дә хәтердә. Гаилә белән бәйрәм өстәленә бергәләп җыелып, туганнар белән күрешүләр, әлхәмдүлилләһ, бүгенге көндә дә күркәм традиция булып дәвам итә.

Мөселман кардәшләребезне Ураза гаете белән котлыйбыз! Тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз кабул булсын. Киләсе елда да Рамазан аен исән-сау каршы алырга язсын.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды