Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Бистәнең якты учагы...

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Бистәнең якты учагы...

Бистәнең якты учагы.... Төп яңалыклар Узган шимбәдә Васильево бистәсенең Мәдәният йортында Ураза бәйрәме хөрмәтенә күп милләттәшләребез, дин кардәшләребез җыелган иде. Мөһим чакырылышның сәбәбе дә бар иде. Биредә остазбикә Хәдичә апа яшәгәндә (рухы шат булсын), аның күп шәкертләре белән берничә тапкыр очрашканым да булды.

Шуларның берсе – Мәрьямбикә абыстай Дәүләтшина “Ярдәм” мәчетенә шалтыратып, мине эзләп, очрашырга ният кылулары хакында белдергән. Бистәнең мөхтәрәм имамы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллиннан да чакыру алдым.

Иртән Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабировның теләктәшлеге – чакыруы буенча без төп белгеч Тимергали хәзрәт Юлдашовны һәм мөнәҗәтче Давыт шәкертне дә алып, дүртәүләп, тәвәккәлләп, Васильево бистәсе ягына юл алдык.

Андагы чыгышлар Коръән, Пәйгамбәребез (с. г. в.), ураза тотуның файдасы һәм өстенлекләре турында иде. Ураза рухи тәрбия чарасы да булып тора. Рөстәм хәзрәт үзе мәктәптә балаларга гарәп хәрефләре өйрәтә икән. Үзем дә гаилә институты хакында – ата-аналар, дәү әти-дәү әниләр, аларның элгәреләре, нәсел агачы, васыятьнамә калдыру тиешлегебез зарурлыгына басым ясап сөйләдем.

Дин кардәшләрем безгә карата олы ихтирамнарын күрсәттеләр. Әлбәттә, Мәдәният йорты директорына да, мәктәп җитәкчелегенә дә, укытучы-мөгаллимнәргә дә, шул җирлек җитәкчеләренә дә олы рәхмәтләр яңгырады. Алар үзләре дә Ураза бәйрәме белән халыкны котладылар.
Менә шулай, җәмәгать, бердәмлектә, рухи чистарынуда бергәлектә булыйк! Рөстәм хәзрәтнең күңелендә рухи яктылыкка өндәүче, чакыручы хиссият бар әле, Аллага шөкер.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды