Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының экономика, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек Комитеты рәисе Марат Һади улы Галеев "Ярдәм" мәчетендә һәм сукырларны укыту-тернәкләндерү үзәгендә булды.
Марат Галеев укыту сыйныфларын карады, мәхәллә тормышы һәм мәчетнең соицаль эшчәнлеге белән танышты. Депутат сүзләренчә, "Ярдәм" мәчете - гаделлек учагы.
- Мәчет һәм үзәк эше белән танышкач, дини эшләргә Илдар Баязитов кебек эшлекле кешеләр килүен аңладым. Кеше бәхетле булыр өчен туган, ләкин кайбер кешеләр инвалид булып яши. "Ярдәм" мәчете аларны бәхетле итеп яшәтә. Җәмгыять инвалидларга аз игътибар бирә, шуңа мин Илдар Баязитовның мәрхәмәте алдында баш иям. Бу эш өчен дәүләт тә, халык та рәхмәт әйтер-, дип фикерләре белән уртаклашты Марат Галеев.
Шулай ук Марат Галеев "Ярдәм" мәчетенең чын татар архитектурасы үрнәге буларак бәяләде.
"Ярдәм" мәчете матбугат үзәге