Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Фәрхәт Хөснетдинов Борбашта булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Фәрхәт Хөснетдинов Борбашта булды

Фәрхәт Хөснетдинов  Борбашта булды. Төп яңалыклар

 

Фәрхәт Хөснетдинов, Болгар ислам академиясенең ректоры Борбаштагы пансионатыбызда кунакта булды. Ул борбашлылар өчен данлыклы якташ та әле. Чөнки Хөснетдинов Фәрхәт Госман улы күршедә генә, Кукмара районының Зур Кукмара авылында туган. 

  • Фәрхәт Хөснетдинов, Болгар ислам академиясенең ректоры Борбаштагы пансионатыбыздыа кунакта булды. Ул борбашлылар өчен данлыклы якташ та әле. Чөнки Хөснетдинов Фәрхәт Госман улы күршедә генә, Кукмара районының Зур Кукмара авылында туган.  
  • Борбаш авылында эшләп килүче малайлар пансионатында Татарстанның данлыклы җитәкчесе кунакта булды.
  • Хөснетдинов 1992 елда — «Хокук белеме» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын, 2014 елда «Психология» юнәлеше буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган.
  • 2005-2006 елларда — ТР Премьер-министры ярдәмчесе — ТР Премьер-министры секретариаты җитәкчесе;
  • 2006-2010 елларда — ТР Премьер-министры секретариаты җитәкчесе;
  • 2010-2011 елларда — ТР Президентының эшләр идарәчесе;
  • 2011-2014 елларда — «Связьинвестнефтехим» ААҖ Директорлар советы рәисе киңәшчесе;
  • 2014 елның декабрендә ТР Дәүләт Советы тарафыннан судья һәм ТР Конституция суды рәисе итеп сайланган иде.
  • Татарстанның атказанган юристы, беренче квалификацион класслы судья, юридик фәннәр кандидаты.

«Олы рәхмәт! Аллаһы Тәгалә эшләрне дәвамлы кылсын», — диде Фәрхәт Хөснетдинов Борбашта.

Борбаш авылында эшләп килүче балалар пансионаты(«Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фонды проекты) үсеп килүче буынга дин, әдәп, туган тел, йолалар гыйлемен бирә.

Пансионат бер гаилә булып җылы, туганҗанлы атмосферада яши. Асыл максаты – динчеләр әзерләргә ярдәм итү булып та тора.

Пансионат — «Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фонды проекты. Ул күп балалы, юксыл гаиләләрдәге малайларны дини рухта тәрбияли. Пансионат шул биналар янында гына яшәүче, Татарстан җөмһүриятенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлый ярдәме һәм күзәтүе астында эшли. 

Сез дә бу изге эштә ярдәм итә аласыз. Моның өчен түбәндәге куар-кадны телефон камерасы белән ачып керергә кирәк. Шулай ук бу адрес аша да матди ярдәм итеп була: https://yardemfond.ru/zakyat/


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды