Казан күрмәүчеләренең «Ярдәм» тернәкләндерү үзәген һәм мәчетен Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты идарәсе башлыгы Фердинанд Мәҗит улы Тимерханов килеп карап китте.
Мөхтәрәм кунакны үзәк белән "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, "Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев каршы алды һәм аңа гыйбадәтханәнең истәлекле урыннарын күрсәтте. Казанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эше буенча идарә җитәкчесе мәчет вә идарә хезмәткәрләре эшен югары бәяләде. Фердинанд Тимерханов сүзләренчә, мәчетнең социаль эшчәнлеге җәмгыятькә һәм дәүләткә биниһая зур файда китерә.
Фердинанд әфәнде шулай ук мәчетнең һәм үзәкнең янгынга каршы әзерлеген югары бәяләде.
"Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте