Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар Баязитов – 2013 ел хәйриячесе

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар Баязитов – 2013 ел хәйриячесе

Илдар Баязитов – 2013 ел хәйриячесе. Төп яңалыклар Бүген Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында ел хәйриячеләренә дипломнар тапшыру тантанасы үткәрелде. Хәйриячеләргә бүләкләрне Татарстан Президенты, Хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. "2013 ел хәйриячесе” исеменә Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов лаек дип табылды.

Илдар хәзрәт Баязитов - Россиядә һәм БДБ илләрендә тиңе булмаган "Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы. Бу комплекста гыйбадәт кылу залы, чит җирләрдән килүчеләр өчен тулай торак, ашханәсе, компьютерлар классы, китапханәсе, мини-басмаханәсе бар. Бүлмәләрдә инвалидларга тиешле барлык шартлар тудырылган, алар пандуслар белән җиһазландырылган, төрле дәрәҗәдәге тоткалар, махсус җиһазлар куелган.

Илдар Баязитов - "Ярдәм” фонды советы рәисе, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы, Анжела Вавилова исемендәге фондның күзәтү советы әгъзасы, Казан мэриясенең милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча эшче төркем әгъзасы, Рфнең наркотиклар әйләнешен күзәтү Федераль идарәсе хезмәтенең Татарстан иҗтимагый советы әгъзасы, Казандагы «Апрель» инвалид балаларын тернәкләндерү үзәге советын оештыру әгъзасы.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды