
Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов Дәрвишләр бистәсендәге Балалар йорты директоры Илдус Шакиров белән очрашты.
Билгеле булганча, Балалар йорты җитәкчелеге 2006 елда Татарстан Диния нәзарәте, Православие иепархиясе һәм Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән үзара хезмәттәшлек кылу буенча килешү төзегән иде. Аның нигезендә, Балалар йортында ислам һәм православие диннәре бүлмәләре барлыкка килде.
Эш шактый алга киткән иде. Әмма соңгы вакытларда бу гамәлләр берникадәр сүлпәнәеп калган иде. Менә шул эшләрне кабаттан җанландырып җибәрү өчен Балалар йорты директоры Илдус Шакиров белән яңа килешү төзелде. Бу килешү нигезендә, хәзер Татарстан Диния нәзарәте хезмәткәрләре атнага бер тапкыр Бәрвишләр бистәсендәге Балалар йортына барып, рухи тәрбия кылу буенча эш алып барачак.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте