Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар Баязитов V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашачак

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар Баязитов V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашачак

Илдар Баязитов V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашачак. Төп яңалыклар "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашачак.

Казанда 12-14 июньдә “Милли тормыш һәм дин” дип аталган V татар дин әһелләре җыены үткәрелә. Чарада дин әһеллләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм рәсми кунаклар, җәмгысе 900гә якын кеше чакырылган. Җыенны Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Президенты каршында дин эшләре идарәсе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Үзәк мөселманнар Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы оештыра.

Узган ел Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган татар дин әһелләре “Ислам һәм татар дөньясы”концепциясен кабул иткәннәр иде. Быел әлеге документта күрсәтелгән ниятләрне тормышка ашыру чараларын барлау, тикшерү һәм билгеләү бурычы тора. Форумның пленар утырышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре чыгышлары көтелә.



14 июньдә форумга килгәннәр Изге Болгар җыенында катнашачак.



V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасы



12 ИЮНЬ (ПӘНҖЕШӘМБЕ)

Катнашучыларның килүе, теркәү, кунакханәләргә урнаштыру

(БТК Башкарма комитеты, К.Маркс ур., 38/5)

15.30-18.00 Секцияләр утырышы

1. Татар гаиләсен саклауда дини йолаларның һәм милли гореф-гадәтләрнең тоткан урыны

(“Казан” милли-мәдәният үзәге, Пушкин ур., 86)

2. Исламда социаль хезмәт (ТР Фәннәр академиясенең актлар залы, Бауман ур., 20)

3. Дөньяви җәмгыятьтә имамның тоткан урыны (КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты, Татарстан ур., 2)

18.30-19.00 Икенде намазы

19.00-21.00 Г.Камалның “Банкрот” спектаклен карау

21.30-21.45 Ахшам намазы



13 ИЮНЬ (ҖОМГА)



10.00-10.05 Г.Камал исемендәге ТДА театрында Форумны ачу (Коръән сүрәләре уку) (Татарстан ур.,1)

10.05-12.00 Форумның пленар утырышы

12.00-12.30 Кол Шәриф мәчетенә бару (Казан Кремле)

13.00-14.00 Җомга намазы

16.00-18.30 Форум эшен дәвам итү

18.30-19.00 Икенде намазы



14 ИЮНЬ (ШИМБӘ)



5.00-9.00 Болгар шәһәренә бару

09.00-15.00 “Изге Болгар җыены”нда катнашу

13.00-13.30 Өйлә намазы

15.00 Катнашучыларның китүе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды