Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов Дагыстан мөфтие урынбасары Әхмәт Кахаев белән очрашты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов Дагыстан мөфтие урынбасары Әхмәт Кахаев белән очрашты

Илдар хәзрәт Баязитов Дагыстан мөфтие урынбасары Әхмәт Кахаев белән очрашты. Төп яңалыклар

Дагыстан мөфтие урынбасары Әхмәт Кахаев Казанның “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды җитәкчелеге һәм Махачкаладагы “Инсан” хәйрия фонды директоры Мөхәммәдрәсүл Әхмәтев белән әлеге фонд бинасында очрашты. Татарстан башкаласындагы “Ярдәм” фонды рәисе Илдар хәзрәт Баязитов һәм бу оешма президенты Илһам Исмәгыйлев җитәкчелегендә Дагыстанга килгән делегацияне «Рисаләт Холдинг” компаниясе директоры Абдрахман Хисаметдинов озатып йөрде.

Яклар ике хәйрия фондының эшен, хезмәттәшлек мәсьәләләрен, азрак күрүчеләр өчен ислам әдәбиятын нәшер итүне, шулай ук мохтаҗларга булышу программасын тикшерделәр.

Очрашу барышында, А. Кахаев Дагыстанда хәйрия эшчәнлеге турында сөйләде, ул аз керемлеләргә ярдәм итү кебек изге эштә хәйрия гамәлләрен бергәләп уздыруның мөһимлеген билгеләп узды. “Дагыстанда һәм аннан читтә хәйрия оешмалары тарафыннан биниһая күп эш башкарыла. Авыр тормыш хәлендә калган күп гаилә хәйрия фондлары тарафыннан булышу һәм яклау тапты”,-дип билгеләп үтте А. Кахаев.

М. Әхмәтев үзенең чыгышында: “Безнең фондның төп бурычы – исламның бер баганасын – зәкятне түләүдән гыйбарәт. Без каты авыруларга кыйммәтле дарулар һәм операция белән ярдәм итү кебек башка юнәлешләрне дә үстерәбез. Без “Рамазан чатыры”, “Һәр йортка ризык”, “Мин – тәрбияче” дигән чараларны да үткәрәбез. Әле без республика халкына эшкә урнашырга да булышабыз. Бүгенге көндә бездә 5000 гаилә исәптә тора һәм республикадагы барлык хәйрия фондлары өчен бер гомуми базабыз бар”,-диде.

Шунысын да билгеләп узырга кирәк: яклар киләчәктә дә хезмәттәшлек итү хакындагы килешүгә килделәр.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды