Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов әфьюннән бәйле булганнарның тернәкләндерү үзәген карады

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов әфьюннән бәйле булганнарның тернәкләндерү үзәген карады

Илдар хәзрәт Баязитов әфьюннән бәйле булганнарның тернәкләндерү үзәген карады. Төп яңалыклар Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Казан шәһәрендә әфьюннән бәйле булганнарның тернәкләндерү үзәген карады. Наркотик матдәләрдән бәйлелеккә төшкәннәр белән эшләү – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләренең өстенлекле гамәле.

Илдар хәзрәт Баязитовны “Яшьләрне сәламәтләндерү үзәге” хәйрия фондының тышкы эшләр бүлеге җитәкчесе Станислав Смирнов, әфьюнгә бәйле булганнар үзәге җитәкчесе Тимур Әюпов һәм “Яңарыш” (“Возрождение») иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Абдулла Филипов каршылады. ТҖ МДН вәкиле үзәкнең эше белән танышты, әфьюннән бәйле булганнар белән очрашты.



Иладар хәзрәт Баязитов наркотик матдәләрдән бәйле булганнарга вәгазь сөйләде, аларны әфьюннән һәм хәмердән котылырга чакырды. Боларның һәммәсе дә ислам тарафыннан тыелган булуы турында әйтте. Бу үзәк җитәкчесе тернәкләндерү үзәгенең мөселманнарга кагылышлы юнәлеше хакында да сөйләде. Мәсәлән, мөселманнар җомга көнне – мәчеткә, ә православие динендәгеләр чиркәүгә бара.

Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп узганча, үзәк хезмәткәрләренең эше мактауга лаек, шуңа күрә ТҖ МДН аларга төрлечә булышачак.



“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды