Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов: “Олыларны кадерләү – мөселманлык билгесе”

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов: “Олыларны кадерләү – мөселманлык билгесе”

Илдар хәзрәт Баязитов: “Олыларны кадерләү – мөселманлык билгесе”. Төп яңалыклар “Сөләйман” мәчете имам-хатыйбы, “Ярдәм” хәйрия фонды җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котлый. 1 октябрь – Өлкәннәр көне.

Хәзрәтнең өлкәннәргә юлланган ихлас котлавында әйтелгәнчә, олыларны кадерләү – мөселманлык билгесе булып тора. Татар-мөселманнар гасырлар дәвамында өлкән буынны хөрмәтләп, аксакалларның сүзен тыңлап, ата-баба традициясен саклап яшәде һәм шуңа күрә динебез Ислам һәм милләтебез иң авыр елларда да саклап калынды, яшь буынга тапшырыла килде. Без бүген дә өлкән буынны, әти-әни, әби-бабаларыбызны ихтирам итеп тормышларыбызны алып барсак, киләчәгебез хәерле булыр. Аллаһы Тәгалә ата-анасын тәрбияләүчеләрне сөя.

Илдар хәзрәт Баязитов бәйрәм тәбрикләвендә шулай ук имамнар арасында өлкәннәрнең дә күп булуын, аларның яшь мөселманнарга остаз, терәк булуын искә алып китә. Кайвакыт яшьләр арасында бабайларга хөрмәтсезлек күрсәтүчеләр, аларны динне аңламауда гаепләүчеләр дә очрый. Бу бик начар күрешеш. Өлкән буынның иң авыр елда да динне саклавын, безгә китереп җиткерүе өчен мең рәхмәт әйтергә кирәк, дип дип саный хәзрәт.

- Мин ихлас күңелдән, чын йөрәктән барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котлыйм. Аларга исәнлек-саулык, бәрәкәт, озын гомер, безгә киңәшче булуларын теләп калам-, диелә Илдар хәзрәт Баязитовның Өлкәнәр көне уңаеннан юлланган котлавында.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды