Казандагы “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов Бөтенроссия Күрмәүчеләре җәмгыятенең Гомумроссия Инвалидлары Иҗтимагый оешмасы рәисе исеменнән җибәрелгән Рәхмәт хатын алуга иреште. Анда мондый юллар бар:
“Сезнең фонд тарафыннан оештырылган курсларда Свердлов өлкәсеннән килгән күрмәүче инвалидларны да гарәп телен, Брайль системасындагы Коръәнне өйрәтүегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Аллаһы Тәгалә Сезне һәм Сезнең изге, мәрхәмәтле эшегезне данласын вә фани дөнья, ахирәт сәгадәте белән бүләкләсен! Хак Тәгалә Сезгә һәм үзләренең мәрхәмәте белән Сезгә якын булган хезмәттәшләрегезгә җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, барлык эшегездә уңышлар насыйп итсен!
Киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлек итүебезгә ышанабыз!”