Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитовның «Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары» дигән китабы басылып чыкты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитовның «Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары» дигән китабы басылып чыкты

Илдар хәзрәт Баязитовның «Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары» дигән китабы басылып чыкты. Төп яңалыклар Бүген Татарстан мөфтие урынбасары, Казандагы «Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовның рус телендәге "Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары» («Традиционный ислам: пути выхода из кризиса») дигән китабы басылып чыкты.

167 бит буларак дөньяга чыккан мәҗмугада Илдар хәзрәт Баязитовның "Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары», «Исламда социаль хезмәт факторы”, "Хәзерге заман Россия мөселманнары: империя белән ыгы-зыгы арасында”, "Бүгенге өммәт: сан ни өчен сыйфатка әйләнми” һәм башка мәкаләләре урын алган.

Бу язмаларда Илдар хәзрәтнең җитлеккән публицист һәм журналист булуы күзгә ташлана, ачык чагылыш таба. Ул әлеге мәкаләләрдә күрмәүчеләр белән ничек эшләүләрен, ягъни аларга ни рәвешле Коръәнне укырга өйрәтүләрен бәян кыла, шулай ук Россиядәге ятим балалар, татар милли хәйриячелек, җәмгыятьтәге хиҗаб мәсьәләләрен күтәрә, яшьләрдә радикалистлык проблемасын хәл кылу юлларын тәкъдим итә. Илдар хәзрәтнең "Аллаһтан курку сакал озынлыгы белән үлчәнми”, "Соңгы вакытлардагы фетнәләр турында” дигән язмалары да кызыклы гына язылган. "Аллаһтан курку сакал озынлыгы белән үлчәнми, чөнки аның хуҗасы да талашу һәм ялгышу чыганагы булуы ихтимал. Бер галимгә генә сукырларча ышанып, ә башкаларны кире кагу – бу хәл Аллаһыдан куркуны күрсәтми” дип яза Илдар хәзрәт бу мәкаләсендә.

Китапның икенче өлешендә Илдар хәзрәттән русча алынган әңгәмәләр бирелгән. Алар арасында "Һәр мөселман социаль яктан файдалы булырга тиеш», «Исламның үсешен Россиягә куркынычлы дип кабул итәргә ярамый» дигәннәре аеруча уңышлы чыккан.

Мәҗмуганың "Бераз тарих турында” дигән өлешендә исә Илдар хәзрәтнең мактанычы булган шәхси туграсы, Казандагы "Сөләйман” мәчетендә 10 ел хезмәт куюы, "Ел татары” исемен алуы, журналистикада эшли башлавына 20 ел тулуы, "Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды оешуга 5 ел булуы турындагы язмалар тупланган. Аларның күбесен "Инфо-Ислам” сайтының элекке мөхәррире, хәзерге вакытта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте җитәкчесе Әхмәт Халиков язган. Бу китап "Ярдәм” мәчете фотолары белән дә бизәкләнгән.


Хәзерге вакытта әлеге мәҗмуганың татарчасы әзерләнә.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды