Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Ингушетия Илбашы «Сөләйман» мәчетендә булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Ингушетия Илбашы «Сөләйман» мәчетендә булды

Ингушетия Илбашы «Сөләйман» мәчетендә булды. Төп яңалыклар Бүген иртәнге якта Ингушетия Илбашы Юныс бәк Евкуров Казандагы «Сөләйман» мәчетенә килде һәм Россиядә күзләре күрмәүче мөселманнар өчен бердәнбер саналган Тернәкләндерү үзәге әһелләре белән танышты. Татарстан җитәкчелеге ягыннан аны Премьер-министр Илдар Халиков һәм Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Президенты Департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча җитәкчесе Александр Терентьев, Казанның Мәскәү һәм Киров районнары башлыгы Дамир Фәттахов озатып йөрде.

Кунакларны мәчеттә Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручының социаль проектлар буенча урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” МИХФы президенты Илһам Исмәгыйлев, Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова һәм курсларга укырга килүчеләр, мәхәллә халкы каршылады.

Мәчеттә вакытта Юныс бәк Евкуров Тернәкләндерү үзәгенә Ингушетия һәм Чечнядән укырга килгән шәкертләр белән дә аралашты. Сөйләшү вакытында ул биредә алып барылган эшчәнлекне һәм динебезне өйрәнергә килгән затларның батырлыгын билгеләп узды. Шунысы игътибарга лаеклы: башлык ингушларга һәм чеченнарга русча гына түгел, туган телләрендә дә мөрәҗәгать итте.

Аннары Юныс бәк Евкуров милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне үстерүдә, ныгытуда зур нәтиҗәләргә ирешкәннәре вә күпьеллык уңышлы иҗтимагый эшчәнлек алып барганнары өчен Илдар хәзрәт Баязитовка, Илһам Исмәгыйлевка һәм Мәликә Гыйльметдиновага рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук үз исеменнән социаль әһәмиятле эшчәнлекләре өчен аларга Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та рәхмәт белдерде.

Мәликә ханымга Рәхмәт хатын һәм чәчәкләр тапшырганда, Ингушетия Илбашы: “Күзләре күрмәүчеләрне укытуда Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез”,-дип, аңа уңай бәя бирде. Тернәкләндерү үзәге директоры исә Ингушетия Илбашына һәм Татарстан Премьер-министрына үзенең “Зрячим о незрячих” дигән китабын бүләк итте.

Илдар хәзрәт Баязитов аннары олуг кунакларны “Ярдәм” фонды, Брайль системасы буенча китаплар нәшер итүче “Нур” нәшрияты үзәге белән таныштырды, компьютер классларын күрсәтте. Илдар хәзрәт шулай ук Коләхмәтев һәм Серов урамнары кисешкән чатта төзелүче яңа Тернәкләндерү үзәге турында да сөйләде, бу бинаның эскизларын күрсәтте. Юныс бәк, үз чиратында, Ингушетиядә белемгә омтылган күзләре күрмәүчеләргә төрлечә ярдәм кылачагы турында ышандырды, башкаласы Мәгаста Коръәнхафизлар өчен салынучы үзәктә шундый ук курслар ачарга кирәклеге хакында да белдерде.

Югары вазифа биләүче кунаклар “Сөләйман” мәчетендә күргәннәрдән зур тәэсир алдылар һәм канәгать калдылар. Алар ихлас күңелдән Тернәкләндерү үзәгенә уңышлар һәм киләчәктә тагын да киң колач белән эшчәнлек кылуны теләделәр.

Исегезгә төшерәбез: Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс бәк Евкуров җитәкчелегендәге делегация Татарстан башкаласы Казанга кичә килгән иде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты. Алар Универсиада Авылына караган корылмалар, Татарстандагы мөһим проектлар, шул җөмләдән агросәнәгать паркы, технопарк һәм башка төзелешләр белән танышачак.
Поделиться…

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды