Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Яңа мәчет һәм мәдәни үзәк

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Яңа мәчет һәм мәдәни үзәк

Яңа мәчет һәм мәдәни үзәк. Төп яңалыклар

16 ноябрьдә Казанда Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы ачыла.

Биредә 2021 елдан 2023 елга кадәр төзелеш эшләре алып барылды, мәчетнең иске бинасы сүтелеп, гомуми мәйданы 1 000 кв. метрдан артып киткән, яңа мәчет һәм мәдәни үзәктән торган комплекс төзелде.

Яңа бинада зур намаз залы якынча 300 намаз укучыга исәпләнгән. Икенче катта хатын-кызлар өчен зал урнашкан. Мәчеттә шулай ук төрле кабинетлар, тәһарәтханә бар.

Комплексның уку сыйныфлары һәм ашханә белән җиһазландырылган ике катлы ягында ислам мәдәнияте үзәге урнашкан.

Яңа мәчет һәм мәдәни үзәк эшчәнлеге яшьләрдә әхлакый сыйфатларны формалаштыруга һәм традицион кыйммәтләрне торгызуга юнәлдереләчәк.

Мәчет проекты авторы - архитектор Искәндәр Еникеев. Мәчет архитектурасы өч ак гөмбәзне үз эченә ала. Тышкы яктан да, интерьерда да ак төс өстенлек итә.

Комплексны төзүгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, танылган меценат Рөстәм Латыповның тол хатыны Разия Еникеева зур өлеш керткән.

Ачылышның вакыты һәм урыны: 2023 елның 16 ноябре, 11:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Ютазы урамы, 8а, к1 адресы буенча.

ММЧ вәкилләре +79655883326 телефоны буенча аккредитацияләнә, “Ярдам–Помощь» гомуммилли хәйрия фонды матбугат үзәге.

 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды