Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» БРИКС кунакларын кабул итәргә әзер

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» БРИКС кунакларын кабул итәргә әзер

«Ярдәм» БРИКС кунакларын кабул итәргә әзер. Төп яңалыклар

 

  •  
  • «БРИКС илләреннән килгән кунакларны кабул итәргә һәм үзебезнең иҗтимагый эшчәнлекне күрсәтергә әзербез. Соңгы елларда Индонезия, Малайзия, Бангладеш илчеләре килеп, безнең фонд белән танышып: «Сезнең тәҗрибәне үзләштерергә, сездән өйрәнергә кирәк», — диләр.

Рафис Сәйфуллин: Мөселман илләрендә дини китапларны бастыру чыгымын дәүләт үз өстенә ала, дип саный. Ә бездә исә дини китапларны бастыру иганәчеләр ярдәмендә башкарыла.

  •  

«Ярдәм» мәчете имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин әйтүенчә, мөселман илләрендә дини китапларны бастырып чыгаруда барлык чыгымнарны дәүләт үз өстенә ала.

«Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек илләрдә дини китаплар бастырып чыгаруны дәүләт үс өстенә ала. Безгә андый теләктәшлек белдерү юк, шуңа күрә без меценатлар, хәйриячеләргә мөрәҗәгать итәбез», — диде ул «Татар-информ»да.

Ул «Ярдәм» фондының Казан шәһәренең бер бизәге булып торуын билгеләп үтте. «Кунаклар безнең эшчәнлекне күреп, соклану хисләрен белдерә. Мөселман илләреннән килгән кунаклар безнең дәүләт ярдәменнән тыш алып барылган эшчәнлекне күреп, гаҗәпкә кала. Мөселман илләрендә хәйриячелек эшләре өчен чыгымнарны дәүләт каплый. Китаплар бастырып чыгару эшчәнлеге дә моңа керә. Без бу мәсьәләне җәмәгатьчелек алдында күтәрергә мәҗбүр булабыз, чөнки бу эшчәнлек бездә дәүләт тарафыннан финансланмый», — диде Рафис хәзрәт Сәйфуллин.

«БРИКС илләреннән килгән кунакларны кабул итәргә һәм үзебезнең иҗтимагый эшчәнлекне күрсәтергә әзербез. Соңгы елларда Индонезия, Малайзия, Бангладеш илчеләре килеп, безнең фонд белән танышып: «Сезнең тәҗрибәне үзләштерергә, сездән өйрәнергә кирәк», — дип әйтә», — диде «Ярдәм» мәчете имамы.

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев фикеренчә, БРИКС илләре уеннары республика өчен дә, Россия өчен дә кызыклы проект. «Безгә чит илдән төрле кешеләр килә. Шул исәптән, БРИКС илләре делегацияләре дә. Татарстанда оештырылган иҗтимагый эшчәнлек белән танышалар. Әлеге эшчәнлек сәламәтлеге чикле булган кешеләргә һәм илебездә яшәүче мөселманнарга карата игелекле мөнәсәбәтнең күрсәткече булып тора», — диде ул.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды