Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" фонды авыз ачарга ризык тарата

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм" фонды авыз ачарга ризык тарата

"Ярдәм" фонды авыз ачарга ризык тарата. Төп яңалыклар

 

 

Бүген, беренче ураза көнне, өсте ябулы тартмаларга пылау, яшелчә салаты, өлеш бөккәне, икмәк, хөрмәләр тутырылды.

Барча хезмәткәр бердәм булып ризыкны туплады һәм савытларга салды. Аларны башлыча Киров һәм Мәскәү районындагы мәчетләр аша тараталар.

Ахшам намазына «Ярдәм» мәчетенә йөрүчеләрнең мохтаҗларына да өлеш чыгарыла. Мәчет янындагы залларда шулай ук 500 кешегә авыз ачу өстәлләре дә корыла.

 


Айдар Сәгыйров, «Рәҗәб» мәчете имам-хатыйбы: «Әссаламегалайкем, вә рәхмәтүллаһү, вә бәрәкәтүһ. Хәерле көннәр! Рамазан ае башлану белән котлыйм. Менә «Ярдәм»нән төрелгән ифтарларны алырга килдем. Фондка бик зур рәхмәт. Бу ифтарлар мәхәлләне тернәкләндереп җибәрде. Ифтарлар өлкән һәм юксыл кешеләргә зур терәк. Аларга булган ихтирам һәм кайгыртуны күреп яшьләр дә мәчеткә тартыла башлады. Аллах разый булсын, Сезгә!».

Габдерәүф Ибраһим, «Миргазиян» мәчете вәкиле: «Мин моннан ябылган ризык тартмаларын машинага тутырып алып китәм. Без өлкән яшьтәге һәм ялгыз диндарларны авыз ачтырабыз. Кем йөри алмый, аларга фатирларына китереп бирәбез. Энергоинститутта укучы дини чит ил студентларына да ифтарларны бирәбез. Мәчетебезгә гарәпләр дә, африкалылар да йөри. „Ярдәм“ пешергән әзер ифтарларны бар кеше дә үз итте. Бик тәмле. Шуңа күрә сораучылар саны артты. Быел 200 подноска өмет итәбез ».


Ленар Сәләхов, «Ай нуры» мәчете имамы ярдәмчесе: «Кичә мәчеттә тәравих укыттык. Килүчеләр саны арта барачак. Ә ифтарларны без өлкән яшьтәге абый-апаларның өйләренә китерәбез. Безгә йөрүче студентларга да теләктәшлек күрсәтәбез. Алар арасында гарәп кешеләре дә бар. „Ярдәм“ безгә дип әзерләгән ифтарлар тәмле генә түгел, алар бик туклыклы да. Көне буе ач торгач, туклыклы булуы яхшы. Бу гамәлне оештырган, пешергән, ярдәм иткән кешеләргә бик зур рәхмәт. Җәнәбел хак аларга җәннәт савабын бирсен».

Ураза тотучы кешене ашату зур савап санала. Сез дә бу эштә ярдәм итә аласы. Менә бу куар-код аша ярдәм итеп, сәдакалар тапшырып була. Яки бу адреска кереп матди ярдәм күрсәтеп була: https://yardemfond.ru/vnesti-pozhertvovanie/


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды