Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" фонды Иске Казанга чакыра

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм" фонды Иске Казанга чакыра

"Ярдәм" фонды Иске Казанга чакыра. Төп яңалыклар 17 августта “Ярдәм” милли ислам хәйрия һәм “Бәхетле дөнья» фондлары Биектау районы Камай авылындагы “Иске Казан дәүләт музей тыюлыгында” “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия концертын оештыра. Иске Казанда мондый чара беренче тапкыр уза һәм Россиядә мәдәният һәм тарих елына багышлана. Бу турыда “Туган авылым” комплексында матбугат очрашуы узды.

“Милли моңнар” бәйрәменең максаты – яшь буынны Татарстандагы тарихи урыннар белән таныштыру һәм алар белән таныштыру. “Иске Казан” комплексы шундый тарихи урыннарның берсе. Моннан кала, Иске Казанда танылган татар җырчылары башкаруында милли моңнар тыңлап булачак. Чараны оештыручылар татар мәдәниятенең зур байлыгы булган милли моңнарны яшь буынга тапшыру бурычын куя.

“Милли моңнар” концертыннан җыелган акчалар Казанның “Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләрне һәм ДЦПлы инвалидларны тернәкләндерүгә тотылачак.

“Иске Казан” музей тыюлыгында Идел Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чоры һәйкәлләре бар. Иске Казанга килүче һәрбер кеше татар тарихының байлыгын үз күзләре белән күрә алачак.

“Милли моңнар” проекты төп информацион партнерлары – ТНВ телеканалы һәм “Тәртип” радиосы.

“Милли моңнар” проектын һәм “Бәхетле дөнья” фондын Рөстәм Исхакый җитәкли.
Концерт 17.00 сәгатьтә башлана.

Элемтә өчен: сот: 8 917 222-05-65, емайл: 8927444 8388@mail.ru

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды