Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» фонды зәкят җыюны дәвам итә

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» фонды зәкят җыюны дәвам итә

«Ярдәм» фонды зәкят җыюны дәвам итә. Төп яңалыклар «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фонды зәкят җыюны дәвам итә. Зәкят сәдакасы – ярлылар, мохтаҗ затлар файдасына, шулай ук исламны таратуга ярдәм итүче проектларны үстерүгә багышланган мәҗбүри еллык салым. Ул ислам диненең бер баганасы да.

“Ярдәм” фонды зәкятны инвалидларга, кыен хәлдә калган күп балалы гаиләләргә, студентларга, ятим балаларга, ялгыз пенсионерларга тапшыра. Фонд күзләре буенча инвалидларга, саңгырауларга һәм Балалар церебраль параличы булган кешеләргә аеруча әһәмият итә. Фонд аларга айлык тернәкләндерү курслары оештыра, махсус әдәбият һәм аудиопродукция бастырып чыгара.

Зәкят еллык җыелган акчаның 2,5 проценты күләмендә түләнә.

Коръәннең 9 нчы сүрәсенең 60 нчы аятендә зәкят тиеш булган кешеләр санап кителә. Алар:

1.Акча эшли алмаучы ярлылар.
2.Яшәү өчен минимум чыганагы булган мохтаҗлар.
3.Зәкятны җыю һәм тарату белән шөгыльләнүчеләргә (мәхәллә карары буенча аларга хезмәт хакы итеп бирелә).
4.Ислам динен яңа кабул иткән иманга якын яки диндә әле көчсез мөселманнарга бирелә.
5.Колларны сатып алу һәм азат итү өчен (хәзерге заман шартларында бу нигезләмә туктатылды).
6.Зәкят табигый бәла-казадан, һәлакәттән, авырудан, гаилә чыгымнарыннан, өйләнүдәге, йорт сатып алудагы бурычтан котылу максатларында файдаланыла.
7. Аллаһ юлындагы, исламны дәгъватлауда, өйрәнү һәм тикшерүдәге мөселманнарга бирелә. Бу дотация аларның чыгымнарын каплау һәм шөгыльләрен дәвам итү чарасы буларак тапшырыла. Биредә барыннан да бигрәк сүз студентлар турында бара.
8.Чит җирләрдә авырлыклар кичерүче мосафирларга бирелә.

Үзегезнең зәкятыгызны мондый адреска – Казан шәһәре, Серов урамы, 4а йорттагы “Ярдәм” мәчетенә китерә аласыз.

“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды