Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчете имамы белән "Мөслимә" оешмасы җитәкчесе балалар колониясендә булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм" мәчете имамы белән "Мөслимә" оешмасы җитәкчесе балалар колониясендә булды

"Ярдәм" мәчете имамы белән "Мөслимә" оешмасы җитәкчесе балалар колониясендә булды. Төп яңалыклар Ул тирәгә аяк басуга, күңелдә әллә нинди сәер хисләр дулкыны тибрәлә башлады. Дивардагы “Федераль казна учреждениесе Казан шәһәре тәрбияләү колониясе Татарстан Республикасы буенча җәзаларны башкару федераль хезмәт идарәсе” дигән сүзләрне укыгач, чынлап та баш әйләнеп китте.

Күп тикшерүләр уза-уза барып кердек без бу учреждениегә. Аларның җыелышы бара иде. Безне, “Ярдәм” мәчетеннән Раил хәзрәт Әхмәтев белән мине, бик олы хөрмәт хисләре белән каршы алдылар. Җыелыштагыларны безнең белән таныштырдылар.

...Без колониягә барып керүгә үк биредә чиркәү төзетүче Анатолий атакай Тогулев белән күрешеп, әңгәмәләшеп алдык.

Әйе, чынлап та чиркәү төзелеп ята. Мин: “Без дә мәчет төзик”,-дидем. Безне озатучы: “Менә монда урын бар”,-диде. Күңелебездән аның намаз укырга яраклы урын булуын теләдек.

Җыелыш үз эшләренең үзенчәлекләре турында барды. Раил хәзрәт Илдар хәзрәт Баязитовның сәламен тапшырды һәм Россиядә бердәнбер булган “Ярдәм” мәчете, күрмәүчеләр белән эшләү тәҗрибәсе хакында сөйләде. Ә үземә килгәндә, чыгышларны тыңлаганнан соң, мин җитәкләгән “Мөслимә” оешмасына бер ялкын өстәлгәндәй тойдым. Гаилә, ата-ана тәрбиясенең мөһимлеген тагын да ихласлырак һәм даими тәрбия эшен истән чыгармауга искәртү дә, кисәтү дә буларак кабул иттем. Җыелыштагыларга үзебез башкарган кайбер эшләрне дә исләренә төшердем. Безне белүчеләр күп иде араларында.

Аннары без татар малайларын күрсәтүләрен үтендек. Алар бергә җыелган иде. Чыгыш та ясадык. Татар егетләрен икенче залга чакырдык. Беренче сөйләшкәнем Айдар Гайнетдинов булды, аннары – Илназ Сәгъдиев, Альберт Апукаев, Акмал Юлдашев, Эдгар Магеррамов. Боларның бары берсе генә намаз укый. Әлеге ир балалар ялгыш юлга кергәннәр булып чыкты. Карап торуга – газиз балалар. Сөйләшеп киттек. Тормыштагы җитмәүчәнлек туры юлдан читкә этәргән. Аларның мин һәрберсен үз малаем кебек якын күреп, куеныма кысасым килде... Әле дә аларның пар күзе минем җанымны бораулый кебек. Ничекләр ярдәм итим? Әмма аның юлы бар. Аларның әле бәхетле булып яшәүгә мөмкинлекләре бар. Минемчә, аларга ислам дине нигезләрен әйбәтләп аңлату, боларны укыту мөһим. Алар гаиләдә динебезнең никадәрле хакыйкый булуын, гаделлек белән сугарылганын белмәгәннәр бит! Чынлап та, бу эшне ихласлылык белән башкару күпләрне бәхетле, ирекле, иркен тормышка кайтарыр иде.



Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды