1 июньдә «Ярдәм» мәчете янындагы мәйданда «Гаилә бәйрәме» дип исемләнгән хәйрия чарасы узачак. Әлеге бәйрәмне оештыручылар – «Иман йорты» мөселман яшьләре клубы.
«Гаилә бәйрәме» 9:30да башланып 13:00гә кадәр дәвам итәчәк. Чарада теләгән һәркем катнаша ала. Татарстан мөселманнары тарихында беренче тапкыр өч театр: Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры ("Гали баба һәм өч карак"), Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры (“Светофорда кунакта”) , "Әкият" курчак театры ("Мактанчык әтәч") ачык һавада спектакльләр күрсәтәчәк.
Бәйрәм ачылу тантанасы, концерт белән башланып китәчәк һәм берничә мәйданда дәвам итәчәк. Шуларның берсендә балалар өчен мастер-класслар оештырылачак, өлкәннәр өчен хәйрия ярминкәсе булачак. Икенче мәйданда спорт ярышлары, конкурслар, ахырдан – ирләр өчен футбол оештырылачак. Өченче мәйданчык балалар ижаты өчен махсус бүленеп биреләчәк – биредә алар акбур белән асфальтка рәсемнәр ясаячак. Иҗат җимешләренең арада иң матуры истәлекле бүләккә ия булачак.
Чарада шулай ук шарлар, «баллы мамык», пылау таратылачак. Хатын-кызлар үзләренең куларына кына белән матур рәсемнәр төшертә алачак. Аниматорлар - әкият геройлары балаларның кәефен күтәреп, алар белән фотога төшәчәк. Шулай ук аквагрим ясау да булачак.
Әлеге бәйрәм катнашучы балаларның сәхнәдә чыгышлары – үз сәләтләрен күрсәтү белән тәмамланачак.
«Гаилә бәйрәме» хәйрия максатларында оештырыла, шуңа күрә, бер генә әйбернең дә бәясе күрсәтелмәячәк. Теләүчеләр үз сәдакаларын махсус тартмаларга салып калдыра алачак.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте