Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчете Корбан бәйрәмгә әзерләнә

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм" мәчете Корбан бәйрәмгә әзерләнә

"Ярдәм" мәчете Корбан бәйрәмгә әзерләнә. Төп яңалыклар Казанның "Ярдәм" мәчете Корбан бәйрәмгә әзерлек эшләрен башлады.

Быел да "Ярдәм" мәчете корбан чалу эшләрен Левченко бистәсендәге "Сөләйман" мәчетендә оештыра. Инде бүгеннән корбан сарыкларына заявка биреп була.

Быел Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә. Җыелышта казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары нисаб күләме 17 мең дип килештеләр. Корбан нисабы көмеш бәясе белән исәпләнә. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу вәҗиб, мәҗбүри санала.

Шулай ук бәйрәм намазын уку вакыты расланды. Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы кояш чыгу вакытыннан соң ярты сәгать узгач укыла.

24 сентябрьдә Казанда кояш 5 сәгать 31 минутта чыга, бәйрәм намазы сәгать 6.00 дә башлана.

Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, 3 көн дәвам итә. Корбанлык ите өч өлешкә - корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына- якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә.

"Ярдәм" мәчетендә корбан сарыгын түбәндәге номерларга шалтыратып алып куеп була.

240-77-11
512 03 77
8 905 319 97 33

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды