Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчете-үзәге Минтимер Шәймиевны туган көне белән тәбрикли

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм" мәчете-үзәге Минтимер Шәймиевны туган көне белән тәбрикли

"Ярдәм" мәчете-үзәге Минтимер Шәймиевны туган көне белән тәбрикли. Төп яңалыклар Сезне - безнең Беренче Президентыбыз, олы җитәкчебез, остазыбызны - Россиядә һәм БДБ илләрендә бердәнбер булган күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге һәм "Ярдәм" мәчете халкы исеменнән ихластан туган көнегез белән котлыйбыз. Без Сезгә исәнлек, озын гомер теләп Аллаһка ялварабыз.

Сез бүген дәүләт эшендә олы вазыйфаны - Ил агасы, Аксакал ролен үтисез. Аксакал буларак, Сез тарихи мирасыбызны саклауда, динебез ядкәрләрен яңа буынга җиткерүдә,халыклар дуслыгын ныгытуга, татар-мөселман милләтен дөньяга танытуда үзегездән биниһая зур өлеш кертәсез, диелә котлау хатында.

Сезнең җитәкчелектә Болгар шәһәре һәм Зөя утравын торгызылып, янәдән халыкка кайтарылды. Ислам һәм христиан үзәкләренә тигез игътибар биреп, ике халыкның мирасын таныту Татарстанның милләтләр һәм диннәрнең дус яшәү мәркәзе булуын тагын бер тапкыр раслау булды. Хөрмәтле Ил агабыз, бу сезнең акыллы һәм хикмәтле сәясәтнең татлы җимешләре.

Минтимер әфәнде, Сезнең чорда, Россия буйлап милли һәм дини яңарыш барды: Казаныбызда Кол Шәриф мәчете төзелде, Ислам университеты ачылды. Мең рәхмәт сезгә!

Минтимер Шәрип улы! Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә саулык һәм сәламәтлек насыйп итеп, Татарстаныбызда яшәгән халык һәм бар милләтебез һәм Ватаныбыз Россия өчен тагын да зур эшләр башкарырга насыйп итсен. Галәмнәрне тәрбия кылучы Раббыбыз Сезнең шушы авыр да, җаваплы да булган хезмәтегездә уңышлар юлдаш кылсын. Сезгә гаилә бәхете, бала һәм оныкларыгызның игелеген күреп, халкыбызның рәхмәтен ишетеп яшәргә язсын! Сезне "Ярдәм" мәчетендә көтеп калабыз.

"Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов

20 гыйнвар 2014 ел

Казан

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды