Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетенә Иран консулы килеп китте

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» мәчетенә Иран консулы килеп китте

«Ярдәм» мәчетенә Иран консулы килеп китте. Төп яңалыклар 17 июльдә Казандагы “Ярдәм” мәчетенә Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Рәсүл Багернежад Шаян әфәнде килеп китте. Әлеге хөрмәтле әфәндене “Ярдәм” гыйбадәтханәсе имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм мәчетнең истәлекле урыннары белән таныштырып йөрде.

Билгеле булганча, Татарстан халкы Иран Ислам Республикасының халыкара мәйданда тоткан лаеклы урыны белән горурлана. Бу илдә соңгы вакытларда техник һәм рухи мәсьәләләрдә алга китеш күз алдында. Шуңа күрә дә “Ярдәм” мәчетендә Рәсүл әфәндегә хөрмәт һәм ихтирам билгеләре күрсәтелде.

Мәгълүм ки, Иран Ислам Республикасының Россиядә өч урында – Мәскәү, Казан һәм Әстерхан калаларында илчелекләре (Консуллыклары) бар. Казандагы Консуллык исә 2007 елда барлыкка килде. Моннан өч ел элек бу оешманың генераль консулы итеп Рәсүл әфәнде Шаян билгеләнде.



Рәсүл әфәнде Иранның Тәбриз каласында 1957 елның 9 февралендә дөньяга килә. Ул моңа кадәр Иранның Казахстандагы илчесе урынбасары булып эшләгән. Тагын шуны әйтеп узыйк: Казан белән Тәбриз – туганлашкан шәһәрләр.

Рәсүл Шаян әфәнде Иран белән Россия мөнәсәбәтләрен көчәйтергә исәбе барлыгы турында әйтте. “Ярдәм” мәчетен килеп каравыннан канәгать калуы хакында белдерде, хезмәткәрләргә Рамазан аенда уңышлар, бәхет, шатлык теләде.

Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды