Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетен карарга Балык Бистәсеннән Рауза Бәдретдинова төркеме килде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» мәчетен карарга Балык Бистәсеннән Рауза Бәдретдинова төркеме килде

«Ярдәм» мәчетен карарга Балык Бистәсеннән Рауза Бәдретдинова төркеме килде. Төп яңалыклар Бүген Казандагы «Ярдәм» мәчетен карарга Балык Бистәсендәге җәмигъ мәчетендә балаларны һәм хатын-кызларны укытучы Рауза Бәдретдинова төркеме килде. Аларны мәчетнең имамы Раил хәзрәт Әхмәтев каршы алды һәм гыйбадәтханәнең истәлекле урыннары белән таныштырды.

Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә читтән торып белем алучы Рауза ханымның бу инде “Ярдәм” мәчетенә икенче тапкыр килүе. Беренчесендә ул үзенең бертуган апасы Гөлсинә ханым Гәрәева белән белән килгән иде. Бу юлы да ул апасы һәм тагын 12 хатын-кыз белән бергә иде.

“Әле Казанга килергә теләүчеләр тагын да бар иде, әмма автобусыбыз 13 кешелек кенә булды. “Ярдәм” мәчетен Казанга килгән саен карамыйча калганыбыз юк. Ник дигәндә, биредә күрмәүчеләр дини белем ала бит. Килгән саен без аларның бармак белән дини белем алуына сокланабыз, алардан үрнәк алабыз, чөнки бу кешеләр ихластан ислам диненә бирелгән затлар. Аларга уңышлар, саулык-сәламәтлек насыйп булсын дип телибез”,-диде Рауза ханым хәбәрчебезгә.

Тагын шунысын да өстәп әйтергә була: Рауза ханымның хәләл җефете Габделбәр Бәдретдинов та ислам диненә күркәм караучы затлардан. Габделбәр әфәнде инде ике тапкыр хаҗ кылу бәхетенә дә иреште. Алар икесе дә лаеклы ялга чыккач, үзләрен ислам динен дәгъват кылуга багышларга булдылар.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды