«Ярдәм» мәчетен һәм тернәкләндерү үзәген Түбән Новгород өлкәсенең Рыбушкино авылы гыйбадәтханәсенә караган мөселманнары кабаттан карап китте. Татарстан башкаласына килгән кырыктан артык әби һәм бабайлар Казанның истәлекле урыннары белән танышып йөрделәр.
Түбән новгородлыларга күрмәүчеләрне укыту класслары, компьютер кабинетлары, массаж бүлмәсе, медпункт һәм башка урыннар күрсәтелде.
Ерактан килгән аксакал Абдулла Кәлимуллин “Ярдәм”дә күргән тәэсирләре хакында болай дип белдерде: “Ярдәм” мәчете инвалидларга һәм ятимнәргә кагылышлы зур социаль эш алып бара. Тәннәре камил булмаган кешеләрнең җаннарын дәвалау өчен бирегә ашыгулары гаҗәп тоела. Барлык хезмәткәрләргә һәм җитәкчелекккә сабырлык телим”.