"Ярдәм" мәчетендә Җиңү көне уңае белән мәҗлес оештырылды. Бәйрәмдә сугыш һәм тыл ветераннары, күрмәүчеләр, ДЦПлы инвалидлар җәмгыяте, балалар катнашты.
Мәҗлес Коръән уку һәм сугышта һәлак булучыларны дога кылып искә алу белән башланды. Аннан соң "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов чыгыш ясады. Ул фашизмны җиңүгә мөселманнарның зур өлеш кертүен һәм хәзер фашизмның баш калкытуына юл куймаска чакырды.
Мәҗлестә яшь җырчы Айрат Имашев та чыгыш ясады. Бәйрәм "Җиңү көне" җыры белән тәмамланды.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте