Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм” мәчетендә инвалид балалар спорты мәсьәләләренә багышланган “Түгәрәк өстәл” үткәрелде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм” мәчетендә инвалид балалар спорты мәсьәләләренә багышланган “Түгәрәк өстәл” үткәрелде

«Ярдәм” мәчетендә инвалид балалар спорты мәсьәләләренә багышланган “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. Төп яңалыклар

“Ярдәм” мәчетенең конференцияләр үткәрү залында “Спорт белән шөгыльләнүче инвалид балаларны активлаштыру” дигән темага “Түгәрәк өстәл” уздырылды. Бу чарада физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең спорты мәсьәләләре белән шөгыльләнүче төрле ведомство һәм департамент җитәкчеләре катнашты. Анда, аерым алганда, Инвалидлар спорты җәмгыяте рәисе Ф.И.Сафиуллина, Казан спорт комитеты рәисе С.А.Вострикова, ТРОВОС рәисе В.А.Федорин, шулай ук инвалидлар җәмгыятеннән, спорт федерацияләреннән битараф булмаганнар, спорт мәйданчыклары һәм бассейн директорлары бар иде.

“Түгәрәк өстәл”дә әйтергә теләге булган һәркем үзенең фикерен ирештерде, алар мондагы төп мәсьәләне – инвалид балаларның һәм әти-әниләренең бу мәсьәләгә пассив карашын бетерү юлларын тәкъдим итте. Төрле спорт төрләренең инструкторлары фикеренчә, мәйданчык та, әзерлекле трнерлар да бар, әмма анда шөгыльләнергә теләүче инвалидлар юк.

“Түгәрәк өстәл” тәмамланганда, шундый карар кабул ителде: аның беренче пункты итеп мондый “өстәл”ләрне оештырганда, Мәгариф министрлыгы, социаль хезмәтләр вәкилләрен, шулай ук Татарстандагы инвалид балаларның әти-әниләрен, аларның Төбәк иҗтимагый оешмасы әһелләрен җәлеп итәргә кирәк диелде.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды