Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчетендә - каләм ияләре ифтары

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм" мәчетендә - каләм ияләре ифтары

"Ярдәм" мәчетендә - каләм ияләре ифтары. Төп яңалыклар Әбү Хөрәйрәдән: “Аллаһ Илчесе: “Ике кешегә җитәрлек ризык өч кешегә дә җитә, ә өч кешегә җиткәне дүрт кешегә дә җитәчәк”,-дигән (Бохари, Мөслим).

Бу көннәрдә Рамазан ае хикмәтләре аеруча ачык чагыла. Радио-телевидениедән әледән-әле ураза тотуның файдасы, сәдак биреп, ярлы-ябагайны шатландыру, бер-береңә игелек кылу, ярдәмләшү хакында тапшырулар даими булып тора. Иң мөһиме – бергәлектә, бердәмлектә булуга зур әһәмият бирелә.

Бергәлек дигәннән, имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов булган “Ярдәм” мәчетендә журналистлар өчен ифтар мәҗлесе уздырылуы күп кенә матбугат чараларында, газета-журналларда, радио-телевидениедә эшләүчеләр, мәчеттә ахшам намазын укыганнан соң, ак чатыр – тирмәгә юнәлделәр. Аларны төрле тәмле ризыклар, җиләк-җимеш һәм пылау көтә иде. Хезмәттәшләр шатланды.

Ифтарда башка каләм әһелләре дә – язучылар, шагыйрь-шагыйрәләр дә бар иде. Алар бирегә җыелган мөселманнарны үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Ислам мәгърифәте һәм гыйлем алу турында да сүз булды.

Чыннан да, барыбыз да Коръәнне белергә, ислам дине нигезләрен өйрәнергә һәм шуның буенча яшәргә тиешбез. Шулай яши башласак, безне төрле афәтләр, ачлыклар, юклыклар читләп узар, иншә Аллаһ!

Ил сылулары – милләт чәчәкләренә, ир-егетләргә киләчәктә дә уңышлар телибез.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды