Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм” мәчетендә ТҖ МДН волонтерларын котладылар

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм” мәчетендә ТҖ МДН волонтерларын котладылар

«Ярдәм” мәчетендә ТҖ МДН волонтерларын котладылар. Төп яңалыклар Казандагы “Ярдәм” мәчетендә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте (ТҖ МДН) волонтерларын котлау булды.

ТҖ МДНнең Яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән республика ифтарын үткәрүдә актив катнашканнары өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.

Айнур Әхмәтшин волонтерлар алдында тантаналы рәвештә чыгыш ясады, ул яшьләрне “Казан-Арена”да республика ифтарын уңышлы үткәрүләре белән котлады. Яшьләр бүлеге җитәкчесе социаль проектларны тормышка ашыруда, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда бергәләп эшләрбез дигән өмет баглады.

“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды