Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

5 февральдә танылган каллиграф Эдуард Димасов белән очрашуга чакырабыз

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / 5 февральдә танылган каллиграф Эдуард Димасов белән очрашуга чакырабыз

5 февральдә танылган каллиграф Эдуард Димасов белән очрашуга чакырабыз. Төп яңалыклар 5 февраль көнне 18:00 сәгатьтә "Ярдәм" мәчетендә "Иман йорты" проекты кысаларында каллиграф Эдуард Димасов белән очрашу узачак.

Эдуард 2010 елда үзенең беренче каллиграфик хезмәтен булдыра. Кыска вакыт эчендә ул бөтен дөньяга танылырга өлгерә: Германия, ОАЭ, Ливия, Канада, Бөекбритания һәм башка илләрдә аны инде каллиграф буларак беләләр. 2012 елда Мәскәүдә Эдуард Димасовның шәхси күргәзмәсе оештырыла.

Нәрсәдән башларга? Тере яки цифрлы форматмы? Ирек яки геометрия? Башка караш. "Дини дизайн". - очрашуда шушы һәм башка темаларга сөйләшү булачак.

Чара диалог формасында барыр дип планлаштырыла. Сорауларыгызны әзерләп килеп, аларга җавап алырга яисә аларны алдан ук регистрация битендә калдырырга мөмкин. Очрашуда катнашу өчен бу сылтама аша узып, кыска анкетаны тутырырга кирәк: http://vk.com/event35529170#/topic-65471803_29626767


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды