Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчетендә үзеңне кеше итеп тоясың"

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм" мәчетендә үзеңне кеше итеп тоясың"

"Ярдәм" мәчетендә үзеңне кеше итеп тоясың". Төп яңалыклар Балык бистәсе абыйстайлары Казанның "Ярдәм" мәчетендә булып китте.

Рәмзия Нуретдинова Балык Бистәсе районының Котлы Бүкәш авылы мәчетендә инде 18 ел буена мөселманнар укыта.

2001 елда ул "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлады. Әти-әнисе динле кешеләр түгел иде, ул вакытта укырга мөмкинчелек юк иде. Үзләре ураза тоттылар, йолаларны үтәделәр.

"Мөхәммәдия"гә керер алдыннан ул сүрәләр өйрәнде, шуннан әкренләп дин юлына кереп китте. Мәктәптә гарәп теле дәресләрен укытты, догалар өйрәнде. Ире колхоз рәисе иде, хәзер ул да намазга басты, иншә Аллаһ. 2007 елда ике катлы “Бүкәш Нуры” дигән мәчет салдылар. Анда аерым мәдрәсә дә булдырылды.

“Ярдәм” мәчете ачылышын бик озак киттек. Бу бина бик кирак иде. Үзеңне кеше итеп тоер урын бу, күзләрдән яшьләр килә. Коръәнне яттан белүче 12 яшьлек Мәдинәне күреп тетрәндек, сөбханалла. Балалардан нур балкый, йөзләре шат. Шушы мәчетне салдырганнары өчен Казандагы барлык эшмәкәрләргә һәм гыйбадәтханәнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез",-диде Рәмзия ханым.

Зөлфия ЙОСЫФАЛИЕВА

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды