«Ярдәм» дәвалау-укыту һәм тернәкләндерү үзәгендә арбада йөрүчеләр һәм балалар церебраль параличы белән авыручылар өчен “Бер-беребезгә булышыйк” дигән ике атналык курслар башланды. Шушы вакыт эчендә бу төр инвалидларга тернәкләндерү дәресләре, арт терапия, шулай ук массаж хезмәтләре, өй эшләре сабаклары биреләчәк. Аларга биредә милли ризыклар әзерләргә дә булышачаклар.
Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова чикле мөмкинлекләре булган кешеләргә болай дип мөрәҗәгать итте: «Бу программа кызыклы һәм бай итеп төзелгән. Бу курслар җәйге чорга туры килде, шуңа күрә без күбрәк саф һавада йөри алачакбыз, экскурсияләр дә ясаячакбыз. “Бер-беребезгә булышыйк” курсының максаты – сез үзегезне тулы канлы кешеләр итеп тойсын һәм тагында активрак тормыш алып барсын өчен”.
14 көн аралыгында инвалидларга табиблар, массаж белгечләре ярдәм итәчәк. Тернәкләндерү программасына спорт күнекмәләре алу, саф һавада йөрү, коппьютер белеменә ия булу, гамәли сәнгать белән шөгыльләнү дә керә. “Ярдәм” җитәкчелеге кунаклар өчен кызыклы очрашулар һәм экскурсияләр дә әзерләгән.