Татарларның милли-мәдәни федераль автономиясе советы рәисе, Россиянең алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Думаның мәгърифәт буенча комитет әгъзасы, шул ук оешманың исәп комиссиясе әгъзасы Илдар Ирек улы Гыйльметдинов Казанның «Ярдәм» мәчетен һәм үзәген карап китте. Илдар Гыйльметдинов, беренче нәүбәттә, мәхәллә халкын һәм инвалидларны изге Рамазан ае башлану белән котлады.
Илдар Гыйльметдиновны мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм бу үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды.
Татарларның милли-мәдәни федераль советы рәисе, Дәүләт Думасы депутаты мәчетнең “Зур Казан” басмаханәсен, компьютер классын, укыту бүлмәләрен карады, Россия төбәкләреннән килеп, “Ярдәм” мәчетендә тернәкләнү узучы инвалидлар белән очрашты.
Пермь төбәгеннән килгән язучы Гөлсинә ханым Фәсхетдинова кунакка үзенең “Каеннарым-сердәшләрем” дигән китабын бүләк итте, ул “Ярдәм” мәчетенең Россия татарларын берләштерүдәге биниһая зур ролен билгеләп узды.
Илдар Гыйльметдинов мәчет һәм үзәкнең эшен югары бәяләде. Шул ук вакытта мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка рәхмәтен белдерде.
Илдар Гыйльметдинов һәм аның адашы Илдар хәзрәт Баязитов Дәүләт Думасы белән бергәләп тормышка ашырасы проектларны тикшерделәр, алар Россия татарлары милли-мәдәни федераль автономиясендә инвалидларны тернәкләндерү һәм татар мәдәнияте, теле, көнкүреше эшендә кайбер мәсьәләләрне бергә алып бару хакында сөйләштеләр.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте