Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Күрмәүчеләр Габделфәт Сафин концертын тамаша кылды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Күрмәүчеләр Габделфәт Сафин концертын тамаша кылды

Күрмәүчеләр Габделфәт Сафин концертын тамаша кылды. Төп яңалыклар Кичә Казандагы "Ярдәм” укыту-тернәкләнү үзәгендә дини белем алучы күрмәүчеләр "Пирамида” күңел ачу комплексына барып, танылган җырчы Габделфәт Сафинның концертын тамаша кылды. Җырчының элекке һәм яңа җырларын тыңлау күрмәүчеләр күңеленә хуш килде.

Тамашада Әлфия Хәбибуллина ана ролен оста башкарды. Ул үзенең улына, бу очракта Арчадан килгән Раязга, үзенең тормышындагы гыйбрәтле хәлләрне сөйләде, улына әдәпле-әхлаклы булырга кирәклегенә басым ясады.

Концертта Мәскәү җырчысы Сөмбел Билалова, казанлылар Рәфинә Галиуллина, Алия Каюмова, Радик Шәрипҗанов, Ренат Насыйров, Алмаз Шәрифуллин, Светлана Гайнетдинова, Айдар Каюмов уңышлы чыгыш ясадылар. Флера Ибраһимова – администратор, Рузилә Сафина – режиссёр, Гаделфәт Сафин үзе сәнгать җитәкчесе иде.

Концертның икенче өлеше тәмамланып килгәндә, бер җыр төгәлләнгәч, сәхнәгә "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Рамил хәзрәт Ибраһимов чыгып, күренекле җырчыга һәм залдагы халыкка "Рәхмәт хаты”н укып күрсәтте. Анда мондый юллар бар иде:

«Хөрмәтле яраткан җырчыбыз, мәрхәмәт иясе Габделфәт Сафин!
Без, "Ярдәм” укыту-тернәкләнү үзәге укучылары, концертыгызга чакырып, олы бәйрәм ясаганыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бу көн күңелләребездә озак сакланыр. Без Сезне күрмәсәк тә, тавышыгызны ишетәбез, Габделфәт абый. Сезнең моңлы җырыгыз йөрәкләребезгә көч-куәт бирә, күңелләрне иркәли. Сезнең кебек олы йөрәкле җырчылар күбрәк булсын иде.

Сезгә иҗади уңышлар, саулык- сәламәтлек, ак бәхетләр телибез. Безнең "Ярдәм” үзәгенә килүегезне көтеп калабыз”.

Соңыннан мин Габделфәт Сафин концертын карап кайтып баручылардан тәэсирләре белән уртаклашуларын сорадым. Буадан Казанга килеп, "Ярдәм” мәчетендә дини белем алучы шагыйрә Лилия Сәлахетдинова: "Миңа концертның бигрәк тә икенче өлеше ошады. Анда Габделфәт Сафинны халык алдында таныткан "Чияләр” һәм башка яңа җырлар да бар”,-диде.

Ә Дагыстаннан гыйлем алу өчен килгән Ильяс Алиев: «Бездә кумыклар яши. Мин аларның телен хәйран беләм. Ә кумык теле татар теленә шактый охшаш. Шуңа күрә җырларның шактый сүзләрен аңлап утырдым. Тик татар телен белмәүчеләр өчен "Пирамида”да тәрҗемә кылу җиһазлары куелган булса, бик уңайлы булыр иде”,-диде.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды