Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Кабаттан 27 декабрьдә очрашачакбыз

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Кабаттан 27 декабрьдә очрашачакбыз

Кабаттан 27 декабрьдә очрашачакбыз. Төп яңалыклар

Бүген Татарстан Журналистлары берлегендә ислам дине темасына язучы каләм ияләренең беренче утырышы үткәрелде. Аны бөтенләй үк тәүгесе дип әйтү дөреслеккә туры килеп тә бетмәс иде. Әлеге чараны оештыручыларның берсе, КФУда Журналистлар югары мәктәбе җитәкчесе Васил Гарифуллин әйтмешли, матбугатта дини проблемаларны күрсәтү һәм уртак нокталарны табу өчен дә без Журналистлар берлеге бинасына җыелганбыз икән.

Моннан 1 гасыр элек татар журналистикасына дин әһелләре нигез салган. Әйтик, 1906-1917 елларда Казанда нәшер ителүче “Дин вә әхлак” журналы имам һәм соңрак мөфти булган Галимҗан Баруди тарафыннан чыгарыла. Төрле елларда казый һәм мөфти вазифаларын башкарган Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләре исә 1908-1918 елларда “Шура” журналының мөхәррире була. Васил әфәнденең әйтүенчә, элек нәшер ителгән “Икътисад» кебек саллы журналны татарча хәзергә кадәр беркем дә чыгара алмаган.

Дөрес, бүгенге көндә татар мөселман журналистикасының чишелүне сорый торган мәсьәләләре дә юк түгел. Алар яклауга һәм саклауга мохтаҗ. Мөселман журналистларыннан берлеккә кабул итүне сорап гаризалар кергән икән. Ә Татарстан Журналистлары берлеге аларга нәрсә белән ярдәм итә аласың? Бәлки мөселман журналистларына булыша алырлык үзләренең берлеген оештырырга кирәктер. Татарстан Журналистлары берлеге рәисе Римма Атлас кызы Ратникова залга утырган каләм ияләренә менә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Аннары ул үзенең сүзен: “Менә безнең “Ватаным Татарстан”да эшләүче Рәшит Минһаҗ кебек динне белеп язучыларыбыз бар. Тик ул мөселман журналистымы – белмим,-дип дәвам итте. Икенче яктан караганда, аларны мөселман журналисты дияргә дә була, чөнки ураза тоталар, намаз укыйлар, гаетләргә баралар. Шулай ук татар һәм мөселман каләм ияләрененең уртак нигезе булырга да тиештер, чөнки барыбыз да бер яссылыкта эшлибез, этик нигезебез дә бер үк. Журналистиканың үз вазифасы бар, ул Конституция нигезендә кешеләргә дөрес, хак мәгълүмат таратырга тиеш. Миңа калса, мөселман журналистикасының миссиясе башкачарактыр. Ул мәчет-мәдрәсәләрнең эшчәнлеген яктыртырга, дини экстремизмга каршы торырга тиештер...”

Шунда Рәшит Минһаҗ сүз алды. Ул: “Әгәр Сез безгә булышырга теләсәгез, төрмәләргә кереп, андагы мөселман кардәшләрнең көнкүрешен язуда булышыр идегез, ягъни әгәр без Эчке Эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый палата әгъзасы булсак, пропуск кәгазе алып, төрмәләргә керер һәм алар турында языр идек. Мөмкинме соң мондый хәл? Шәхсән мин моңа ышанмыйм, чөнки хәтта Кыш бабайларны балалар бакчасына да кертмиләр бездә”,-диде. Шунда аларның сүзенә Татарстан Диния нәзарәте вәкиле Резеда Закирова кушылды. Ул Рәшит Минһаҗны “Якупов укулары”на да тотып булмавы, текә темаларны гына эзләп йөрмәскә кирәклеген искә төшерде. Аннары бу гүзәл зат Диния нәзарәте тарафыннан квартал саен “Шура” журналы нәшер ителүе һәм аның имамнарга таратылуы хакында белдерде. Бу басмага да язмаларның җитмәве хакында әйткәч, тәҗрибәле каләм ияләре дә үз язмаларын шунда җибәрә алыр иде дигән теләкләрен ирештерде. Тагын Диния нәзарәте “Дин вә мәгыйшәт”, “Умма” дигән басмаларны да нәшер итеп тарата, берничә сайты эшләп килә. “Менә сезнең алдыгыздагы “Ислам дине нигезләре” дигән 600 битле китапны да быел Диния нәзарәте бастырып чыгарды. Сез аны үзегезнең өстәл китабы итеп тә куллана аласыз”,-дип үзгә бер горурлык белән әйтеп куйды нәзарәтнең матбугат хезмәткәре. Шунда ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның татарлар дип җан атуы, аларны ана телендә укыту өчен мәчетләрдә курслар ачуы, шулай ук “Без татарлар” дигән бәйге оештырылуы хакында белдерде.

Резеда ханымны күренекле мөселман журналисты Вәсилә ханым Рәхимова бүлдерде. Ул: “Минем Диния нәзарәтендә татар ишаннары турындагы язмам да 3 ай ята инде. Аңа әлегә кадәр бер җавап та килгәне юк. Хет ни өчен бастырмаулары турында бер сүз әйтсеннәр иде. Тискәре җавап килсә дә, үкенмәс идем. Мин 16 нчы заводта 25 ел эшләп пенсиягә чыктым. Соңгы вакытларда Германиягә, Баку каласына барып, язмалар әзерләдем, аларны сайтларга биреп тараттым. Күпме газета-журналларга язам мин, әмма бер сум гонорар да ала алганым юк. Кайчагында хәтта блокнот алырга да акчам булмый”,-дип үзенең зарларын ачып салды.

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, РФнең хәрби-тарихи фәннәр академиясе академигы Альберт Борһанов исә Татарстан Диния нәзарәтендә Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб эшләгәндә шактый нәтиҗәле гамәл кылуларын бәян итте. “Хәзер исә Диния нәзарәтендә галимнәр белән эшләү туктатылды дисәк тә була. Төрки татарларның тарихын язу хәзер бик авырайды, чөнки күп кенә зиратларыбыз җимерек хәлендә, иске язмалар да юкка чыгып бара. Әйтик, Елан тавы безнең археологлар өчен юкка чыкты инде, аны руслар үзенә алды. Бәкләр җирләнгән зират та безнең өчен югалып бара. Әйтик, Ислайкино авылы зираты аша юл ясала. Димәк, ул да безнең өчен юкка чыгачак. Киләчәктә менә шундый хәлләр кабатланмасын өчен Координацион Совет төзергә кирәк. Безнең татарга комплекслы актив эшләү җитми”,-диде уфтанып, танылган академик.

Альберт әфәндедән соң да әле бу утырышта чыгыш ясаучылар күп булды. Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, КФУ укытучылары Илһам Фәттахов белән Резеда Сафиуллинаның каләм әһелләренә әйтер сүзләре бар иде. Соңгысының журналистларга бер тәкъдиме дә булды. “Сезне аеруча нинди темалар кызыксындыра соң? Әйдәгез, шуларның берсен алып, семинар уздырыйк. Аны оештыруда Казан федераль университеты ярдәм итә алыр, ягъни аның матди ягын күтәрер иде”,-диде ул.

Мөселман журналистларының тәүге очрашуын Васил Гарифуллин йомгаклады һәм каләм ияләрененең икенче утырышы 27 декабрьдә шул ук урында, шул ук вакытта (сәгать 1 дә) булыр, дигән нәтиҗәгә киленде.

Хатыйп ГӘРӘЙ, автор фотолары


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә