Әлеге күркәм бәйрәм көнендә нык сәламәтлек теләп, алга таба да игелекле эшләрдә уңышлар юлдаш булсын, ди Казан шәһәре мэры Илсур Метшин
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин «Ярдәм» вакыфы шурасы рәисе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовны Корбан гаете белән махсус тәбрикләде.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин «Ярдәм» фонды советы рәисе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовның традицион исламны ныгытуга юнәлдерелгән нәтиҗәле эшчәнлегеген югары бәяли. Шулай ук мэр олуг бәйрәм кешеләр һәм җәмгыять тормышындагы мәңгелек кыйммәтләр турында тагын бер кат искә төшерә, дип саный.
Бу — бердәмлеккә, якыннарыбызга карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә, мохтаҗларга шәфкатьле һәм рәхимле булырга тагын бер чара.
«Җәмгыятебездә Ислам тәгьлимәтләрен торгызуга юнәлтелгән нәтиҗәле эшләнлегегез, милләтләр арасында бердәмлекне һәм дини хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышларыгыз тирән ихтирамга һәм югары бәягә лаек», — дип яза Казан башлыгы Илсур Метшин Илдар хәзрәт Баязитов турында.