Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Казан мэры Илсур Метшин: Безнең мәчеткә кем булыша, Аллаһы Тәгалә аларның теләкләрен кабул итсен

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Казан мэры Илсур Метшин: Безнең мәчеткә кем булыша, Аллаһы Тәгалә аларның теләкләрен кабул итсен

Казан мэры Илсур Метшин: Безнең мәчеткә кем булыша, Аллаһы Тәгалә аларның теләкләрен кабул итсен. Төп яңалыклар Кичә Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин башкалабыздагы “Ярдәм” мәчетенә килде һәм биредә алар үзләре оештырган авыз ачу – ифтар мәҗлесендә катнашты.

Башкалабыз җитәкчесен “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм аңа Тернәкләндерү үзәгенең истәлекле урыннарын күрсәтте. Илсур Рәис улы күрмәүчеләр белән дә, аерым алганда, мөгаллим Фәнис Мингәрәев, инвалид шагыйрә Лилия Сәлахетдинова, Кавказдан укырга килгән Оздуев, Бельгия егете Гыймран Чебукаев белән очрашып сөйләште. Ул Фәнис Мингәрәевкә быелгы хаҗга юллама бирелүе хакында әйтте. Әлбәттә, мондый шатлыклы вакыйгага сөенүләрнең иге-чиге булмады. Илдар хәзрәт Илсур Метшинга аларның гаиләсе язылган тугра тапшырды. Башкалабыз Казанның җитәкчесе дә, кем әйтмешли, бурычлы булып калмады. Ул “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка чалма-чапан бүләк итте.



Илсур Рәис улы башта “Ярдәм” тернәкләндерү үзәген һәм мәчетен карап чыкканнан соң күргәннәре белән канәгать калуы хакында белдерде.



Авыз ачу мәҗлесе вакытында мэрга сүз бирелгәч, ул саф татар телендә: “Безнең өчен зур бәйрәм бүген: гаиләбез исеменнән авыз ачтырабыз. Тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз кабул булсын. Бу - безнең өчен бик истәлекле көн, чөнки бер ел элек Универсиададаны һәм мәчетебезнең төзелешен төгәлләдек. Безнең мәчеткә кем булыша, аларның теләкләре кабул булсын. Илдар хәзрәткә һәм аның ярдәмчеләренә зур рәхмәт. Монда бик мөһим эш алып барасыз, күрмәүчеләрне Коръән укырга өйрәтәсез. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим”,-диде.



Ифтар вакытында “Мөслимә” мөселман хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира апа Әдиатуллина да чыгыш ясады. Ул бирегә укырга килгән кешеләрнең – сукырларның, инвалидларның үзләрен кеше итеп тоюларын әйтеп узды. “Без башка мәчетләрдәге ифтар мәҗлесләрендә булдык, тик үз гыйбадәтханәбезнең иң матуры, иң гүзәле булуына инанып кайттык. Сезгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Бергәләп Татарстаныбызның абруен күтәрик, ислам динен үстерик”,-диде Әлмира апа.



“Без Казан мэры Илсур Рәис улы Метшинның “Ярдәм” мәчетенә килүен һәрчак куанып көтеп алабыз. Аның кылган изгелекләре – төзегән мәчетләре сәдакаи җәрия булып барыр, Аллаһы боерса”,-диде Илдар хәзрәт Баязитов.





Хатыйп ГӘРӘЙ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды