Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Казанда иҗтимагый ярдәм ашханәсе эшли

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Казанда иҗтимагый ярдәм ашханәсе эшли

Казанда иҗтимагый ярдәм ашханәсе эшли. Төп яңалыклар

 

«Ярдам-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды “Тормыш юлы” проектын дәвам итеп мохтаҗлар өчен иҗтимагый ашханә ачты.


«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды «Тормыш юлы» дигән социаль акциясен 2020 елда ук башлап җибәргән иде. Хәзер инде аны шушы өр-яңа ашханәдә  дәвам итәчәкләр.

 

«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фондының Советы рәисе Илдар Баязитов  сүзләренчә: «Мөмкинлеге чикләнгәннәр, өлкән кешеләр, мондый ярдәм безгә бик кирәк диләр. Бу җылы ризык аларга көнен-көнгә ялгарга ярдәм итә». 

Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, “Ярдәм” мәчете имам хатыйбы булып эшләүче билгеле хәйрияче Илдар хәзрәт Баязитов, шул мәрхәмәт акциясен үстерергә, менә шулай матур иттереп  дәвам итәргә булдык, дип сөйли. 

Ашханәне салырга уйлаган Нияз Гәрәев исә Россиянең төрле почмакларында «Скаутхаус» (ScoutHouse) исемле матур йортлар ясаучы фирма җитәкчесе икән. Аны төрле карашлы, төрле диндәге дуслары куәтләгән. Нәтиҗәдә матур ашханә корылган. Монда юыныр, йоклар урыннар да бар.

 

«Тормыш юлы» кешеләрне кайнар ризык белән тәэмин итә. Волонтерлар, хеәмәткәрләр  300 кешегә   ризык әзерләп  тарата. Шулай итеп   мохтаҗ һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә кайнар ризык таратыла. Алар арасында өлкәннәр дә, авыру бала тәрбияләүче ялгыз әниләр дә бар.  

Бу ашханәгә ашарга килгән кешеләр белән таныштык. Йортсыз-җирсезләр, эшсезләр шактый очрый. Кайберсе төрмәдә дә утырып чыккан. Тик ачылып китеп бик сөйләргә теләмиләр. Кыенсыналар, оялалар. Кем ничек яшәгән, ничек бу хәлгә төшкән, аларның эчке дөньясын каезлап, монда сорашмыйлар. Йөзеңне ертып монда килгәнсең икән, димәк сиңа кирәк, син мохтаҗ. — Рәхим ит, утыр аша!

Тик шулай да күренә: күбесе карт, сырхау кешеләр икән. Күзе начар күрә, колагы ишетми башлаган агай-ханымнарга 70-90 яшь. Күп өлкәннәр авылда туып үскән. Аннары Казанга килеп гомер буе шушы яктагы заводларда эшләгәннәр. Шул арада картлык та килеп җиткән. Соңгы елларда Казанга күченеп кайткан кешеләр дә очрый.

Кайберсенең баласы булмаган, кайберсе баласын югалткан. Бер апа, кызым Сахалинда яши, ә оныгым чик буенда хезмәт итә, дип сөйләп маташты. Икенче бер тол агай, кызым бар иде, югалды, диеп зарланып алды. Карт-карчыклар бүген берүзе генә торып калганнар. Абзыйлар, апалар бирешми, догалар да укый. Тик аларга үз өйләрендә ашарга пешерү уңайсыз икән.

«Ярдам-Помощь» гомуммилли хәйрия фондының “Тормыш юлы” («Дорога жизни») исемле проектына мохтаҗлар көн саен ризык алырга килә. Биредә алынган ашамлык картларга яшәргә ярдәм итә.

 

 

 

Карта кешегә ярдәм итү бик зур савап. Ялгызы калып нәүмиз булган кешене ашату аеруча изге эш санала. Сез дә бу эштә ярдәм итә аласыз! Корбан, гакыйка, нәзер итләре, гошер ашлары, сәдакалар кабул ителә.

 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды