Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Казанның «Ярдәм» мәчетендә авиаһәлакәттә үлүчеләрне искә алдылар

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Казанның «Ярдәм» мәчетендә авиаһәлакәттә үлүчеләрне искә алдылар

Казанның «Ярдәм» мәчетендә авиаһәлакәттә үлүчеләрне искә алдылар. Төп яңалыклар 26 декабрьдә Мәскәүдән кайткан очкыч пассажирлары һәм экипажның бу якты дөньядан китүенә 40 көн тулды

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Казанның «Ярдәм» мәчетендә бер төркем татар зыялылары 17 ноябрь кичендә коточкыч авиаһәлакәттә үлүчеләрне искә алдылар. 26 декабрьдә Мәскәүдән кайткан очкыч пассажирлары һәм экипажның бу якты дөньядан китүенә 40 көн тулды. Мәҗлескә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев, Разил Вәлиев, Ринат Закиров, Харис хәзрәт Салихҗанов, сөекле җырчыларыбыз Миңгол Галиев һәм Гөлзада Сафиуллина, морза Корбангали Юнысов, журналистлар Гамира Гаделшина һәм Рәшит Минһаҗ чакырылган иде.

Иң башта Коръән мәҗлесенә чакырылганнарга Илдар хәзрәт Баязитов, мөгаллимә Мәликә Гыйльметдинова мәчетне күрсәтте. Әлеге комплекс үз эченә гыйбадәтханә белән берлектә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен тернәкләндерү үзәген дә тәшкил итә. Коръән мәҗлесен мәгаллим Фәнис хәзрәт (ул шәкертләрне компьютер кулланырга өйрәтә) аятьләр укудан башлап җибәрде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров әйтүенчә, физик мөмкинлекләре чикле балаларны шушылай җыеп тәрбияләү, укыту — бик тә мәрхәмәтле эш. Экскурсия барышында да Ринат әфәнде татар теле укытылуы торышын, татар теленең сукырлар өчен компьютер программаларда куллануы турында сораштырып йөрде, бу юнәлештә башкарылган эшләрне хуплавын һәм Бөтендөнья татар конгрессының алга таба бу эштә ярдәм итәчәген белдерде. Мартта Казанда үтәчәк татар авыл эшмәкәрләре җыены делегатларын да бу мәчеткә алып киләчәген ассызыклап әйтте. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды