Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Ханты-Мансийск мөфтие Таһир Саматов "Ярдәм" мәчетендә булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Ханты-Мансийск мөфтие Таһир Саматов "Ярдәм" мәчетендә булды

Ханты-Мансийск мөфтие Таһир Саматов "Ярдәм" мәчетендә булды. Төп яңалыклар Ханты-Мансийск мөфтие Таһир Саматов "Ярдәм" сукырларны тернәкләндерү үзәгендә мәчетендә булды.

Мөхтәрәм кунакны "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм үзәк белән таныштырды. Таһир хәзрәт Саматов "Ярдәм" мәчете һәм үзәге эше белән танышты, мәчетнең социаль проектлары турында бик күп мәгълүмат алды. Кунакны мәчетнең балалар, хатын-кызлар, яшүсмерләр, яшьләр, инвалидлар белән эше сокландырды.

Таһир Саматов белдергәнчә, мәчет Татарстан һәм Россия мөселманнарының бөтен җирдә йөзе була ала. Барлык Россия мәчетләре "Ярдәм" үрнәгендә эш алып барырга тиеш, дип саный Таһир Саматов.

"Ярдәм" мәчете матбугат үзәге

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды