Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Хатын-кызлар Рамазан алдыннан җыелды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Хатын-кызлар Рамазан алдыннан җыелды

Хатын-кызлар Рамазан алдыннан җыелды. Төп яңалыклар Тиздән изге Рамазан аебыз башлана. Рамазан аенда Аллаһының китабы – Коръәни-Кәрим иңде. Бәндәләрне һидәяткә күндерүче, хәләл белән хәрамны аеручы, туры юлны күрсәтүче ул Коръәни-Кәрим.

Әйе, уразаның башлануын күпләребез көтеп ала.Бу җәһәттән, “Ярдәм” мәчетендә даими эшләүче хатын-кызлар клубының (җитәкчесе – фидакарь зат Мәликә Гыйльметдинова) чираттагы утырышы ураза вакытында дөрес туклану мәсьәләсенә багышланган иде. Аңа төрле яшьтәге гүзәл затлар күп килгән иде. Биредә сабый-сабыяларын җитәкләгән, күтәргән яшь әниләр бихисап иде.
Әлеге кичәне эндокринолог, медицина фәннәре кандидаты Ринат Галимов алып барды һәм ул күп сорауларга тәфсилле җаваплар бирде.



Аннары аш-су осталары ризык әзерләүнең серләренә төшендерделәр, “Мастер-класс” уздырдылар. Камырны әйбәтләп җәеп, гөбәдия дә пешерделәр. Кыскасы, биредә һәр хуҗабикә үзенең аш-су әзерләү серләренә төшенүенә куанды. Тагын шунысын да өстәп әйтик: алар өстәлләрдәге хуш исле үләннәрдән пешерелгән чәй белән дә сыйландылар.

Менә шулай, җәмәгать. Ураза тотканда бихисап күп файдалы мәгълүматларга баеп китә хуҗабикәләр. Ашаганыгыз аш булсын, тәнегезгә сихәт һәм чистартучы, иман-калебне ныгытуда ярдәмче булсын изге Рамазан.



Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды