Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Хикмәтле көннәрнең дәвамы...

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Хикмәтле көннәрнең дәвамы...

Хикмәтле көннәрнең дәвамы.... Төп яңалыклар Бу аралардагы хикмәтле көннәрнең дәвамы булып, иҗтимагый оешма һәм фидакарьләр үткәргән тагын бер гүзәл чараны язасым килә. Бәйрәм кичәсе булды ул. Әлеге мәҗлес медицина институты ашханәсендә уздырылды.

Кичәне Бөтенроссия һәм Татарстан Мөслимәләре оешмасы җитәкчесе Наилә Җиһаншина алып барды. Остазбикәбез Сәйдә Аппакова кичә буена вәгазь сөйләде. Бәйрәм хөрмәтенә Сөембикә манарасын хәтерләткән торттан да авыз иттек, корбан итеннән пешкән кайнар шулпа, тәмле чәй белән дә сыйландык.

Бәйрәмгә килүче яшь туташлар, ялгыз әниләр, ханымнар, мөгаллимнәр дә үзләренең сөенеч-теләкләрен ирештерделәр.
Әмма иң тәэсирле ихласый чыгыш олы галимәбез, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерованыкы булды диясем килә. Ул тарихыбызда тирән эз калдырган ханымнарны олы ихтирам хисләре белән тыңлаучыларга җиткерде. Мөгаллимә Ләмига абыстайның чыгышы да беркемне битараф калдырмады.
Бәйрәмгә килүчеләргә корбан итеннән дә өлеш чыгардылар.

Аллаһының рәхмәтләре яусын бәйрәм кичәсен оештыручыларга! Бердәмлек белән бергәлектә дус, тату яшик, кардәшләрем! Раббыбыз киләчәк гомерләребездә дә бергә яшәүләрне насыйп кылса иде.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды